Чаллыга "Орел һәм решка" килә?!

11.01.2018 14:00 | Яңалыклар тасмасы Печать

Чаллыга "Орел һәм решка" килә?!

Бөтендөньяга танылган “Орел һәм решка” телевизион программасы яңа сезонга әзерләнә. Билгеле булганча, алар төрле илләргә сәяхәт итәләр. Ә яңа сезонда чит илләрне калдырып торып, Россия шәһәрләренә юл тотырга булганнар.
Әлеге тапшыру сайтында хәзер онлайн тавыш бирү бара. “Орел һәм решка”ны үзендә күрергә теләгән шәһәрләр арасында Чаллы да бар икән. Хәзерге вакытта ул 160 тавыш җыйган.
 Лидерлар арасында Норильск, Южно-Сахалинск һәм Абакан.Татарстан шәһәрләре арасында Әлмәт беренче унлыкка кергән.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике