Чаллыда тагын бер зур мәктәп төзелә

12.09.2017 16:18 | Яңалыклар тасмасы Печать

Чаллыда тагын бер зур мәктәп төзелә

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә төзүчеләр алдына шундый бурыч куйды. Мәләкәс аръягындагы яңа мәктәп 2018 елның 1 сентябрендә файдалануга тапшырылырга тиеш. Әлеге микрорайон көннән-көн үсә. Узган ел биредә яңа балалар бакчасын ачкан идек. Хәзер мәктәпкә ихтыяҗ туды. 

Шәһәр җитәкчеләренең мөрәҗәгате җавапсыз калмады: Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәменнән ташламый. Шуңа күрә без 2018 елның 1 сентябренә 1224 урынга исәпләнгән мәктәпне төзеп бетерү өчен тырышачакбыз, – диде Наил Гамбәрович. 43 мең кв. метрлы мәктәпнең урыны инде койма белән әйләндереп алынган. Бу мәйданда төзелеш техникасы эшли башлады. Беренче субай кагу тантанасына Татарстан Президентының килүе дә көтелә.

Быел 36нчы бистәдәге мега мәктәп ачылды. Аның төзелешенә 1 миллиард сумнан артык акча тотылды.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике