“КАМАЗ”да җитештерүчәнлек арта

13.09.2017 10:09 | Яңалыклар тасмасы Печать

“КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә җитештерү арта. Шушы көннәрдә автогигантта агымдагы елның 8 аена нәтиҗә ясалды. Август аенда автогигантта 2 831 данә техника сатылган. Ә 8 айда  бу сан 21 066га җиткән. Россия базарында 8 айда 18 339 тәшкил иткән. Бу 2016 елның шул чоры белән чагыштырганда 18 %ка артык. Товар сатудан 86 698 млн. сум керем алынган. Инвестицияләр күләме дә 38%ка артып, 7 563 млн сумга җиткән. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике