Чаллы эшмәкәрләрен Казанга чакыралар

14.09.2017 12:49 | Яңалыклар тасмасы Печать

Чаллы эшмәкәрләрен Казанга чакыралар

Чаллы шәһәрендә яшәүче эшмәкәрләрне Казанда узучы Татарстан Республикасы IT-кластер конференциясендә катнашырга чакыралар. Ул 21 нче – 22 нче сентябрьдә Казан шәһәренең «Корстон» кунакханә комплексында үтәчәк.

Бу конференция Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашында, ел саен үткәрелә торган, «Киләчәккә караш» бизнес-форумы кысаларында уза. Аны Татарстан Республикасында мәгълүмат технологияләре тармагының IT-кластерен, тулаем алганда, аның торышын һәм үсешен бәяләү максатыннан үткәрәләр. Яр Чаллы шәһәреннән монда барырга теләгән эшмәкәрләр өчен уңайлы атобуслар җибәрү дә каралган. Баручылар өчен юл хакы бушлай. Маршрутлар вакыты билгеле: Яр Чаллы шәһәреннән 21 нче сентябрь көнне Курчак театры тукталышыннан сәгать 05:30 кузгала.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике