7 февраль 2017 яңалыклары
-
Акча урлауда гаепләнүче “ТФБ Финанс” директоры тоткарланды
Татарстанның эчке эшләр органына, акча урлау факты буенча, 100 дән артык гариза кабул ителгән. 6 нчы февраль көнне Татарстан республикасының Эчке Эшләр Министры Баш тикшерү идарәсе хезмәткәрләре ООО "ТФБ Финанс" директорын акча урлауда гаеләп, кулга алдылар дип хәбәр итә "Татар-информ" сайты. Офиста тикшерү эшләре алып барылган, күп күләмдә документлар кулланыштан...
-
Бүген Татарстанда юл һәлакәтендә хатын-кыз вафат булды
Югары Ослан районында юл һәлакәте булган. Һәлакәт аркасында бер кеше һәлак булган, тагын икесенең сәламәтлегенә зыян килгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Чаллы халкы “Камал театры” билетларын кырып-себереп алып бетерде
Тормышыбыз - театр, без шундагы артистлар. Үз тормышыбызны сәхнәдән карап күреп бәялибез, үзебездән үзебез көләбез, кеше хәсрәтен йөрәктән үткәреп елыйбыз. Барысы да артистлардан тора. Ышандыралармы? Ышандырсалар, күз яше кызганыч түгел, зал белән кубып көләргә дә була. Хис-кичерешләрнең менә шушы өске һәм аскы ноктасында биетеп йөртә алган сәхнә әсәрләре тамашачы алдында...
-
Иң талантлылар Президентка кунакка китә
Чаллыда "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона этабы булды. Әлеге республика бәйгесе Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге "Татарстан хатын-кызлар" иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан 1998 елдан бирле үткәрелә. Хатын-кызларның җәмгыятьтәге ролен күтәрү, гүзәл затларыбызны хөрмәтләүне күз уңында тоткан әлеге матур чараны Татарстан Президенты да хуплый.
-
Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман бин Абдел Азиз Әль-Согуд белән очрашты
Татарстан Президенты Согуд Гарәбстаны Мәлиген республикага кунакка чакырды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына рәсми визиты кысаларында Ике Изге урын саклаучысы, Мәликзадә Солтан ибн Салман ибн Габдел-Газиз әл-Согуд белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Әңгәмә вакытында Татарстан Республикасы Президенты Мәлик Салман бин Абдел...
-
Сөләйман хәзрәт Зариповның югалуына 1 ел булды: «Мәетен тапмагач, һаман да исәнлегенә ышанабыз»
Җир йоткан диярсең! 7 февральдә Казанның Петровский бистәсе мәчете имам-хатыйбы Сөләйман Зарипов югалганга бер ел. Былтыр бу көнне ул юлдашы - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданины Хуҗа Әбде Наҗи Әлдим белән Мордовия башкаласы Саранскидан кайтырга чыга. Юлда Буа районының Иске Суыксу авылы мәчетенә сугылалар. Шуннан соң алар суга төшкәндәй юкка чыкты.
-
Чаллы егете – Голос. Дети-4” проектында
17 февральдә беренче каналда "Голос. Дети-4" проектының яңа сезоны башлана. Анда Чаллыдан 11 яшьлек җырчы Нурлан Исмаилов та катнаша. "Күрмичә тыңлау" этабында кастингны уңышлы үтте.
-
Шәһәрдәшебез “Яшь осталар” бәйгесе җиңүчесе
"Яшь осталар" (WorldSkills Russia) бәйгесенең республика чемпионатында шәһәрдәшебез Диләрә Низамова "Лазер технологиясе" номинациясендә алтын медаль белән бүләкләнде. Шундый ук бүләккә "Кванториум"да шөгыльнәүчеләр Степан Понамарев белән Виталий Грошев лаек булды. Ә Альберт Оленин белән Радик Хәмәтҗановка көмеш медаль тапшырылды.
-
Чаллыда бионик нейропротезлар җитештерергә җыеналар
Шәһәребезнең "Интеракатив системалар" оешмасы уникаль технология буенча ясалган күпфункцияле бионик нейропротезлар җитештерергә җыена. Бу бәхетсезлеккә очрап, кулын югалткан кешеләргә бик кирәк. Тик проект авторы Андрей Елин әйтүенчә, әлеге проектны тормышка ашырыуда финанс кыенлыклары бар. Моннан тыш, протезны эшләтеп карарга пациент та кирәк. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Олег Сабаев бу...
-
“КАМАЗ” - Россия базарында лидер
"КАМАЗ" - авыр йөк машиналары җитештерү һәм сату буенча Россия базарында лидер булды. Автогигантта җитештерелгән 14 тоннадан артык авырлыктагы йөк машиналары узган ел нәтиҗәләре буенча базарда 56% тәшкил итә. Йөк машиналары арасында иң популяр модельләрнең барысы да Чаллыда эшләнгән йөк машиналары.