Рейдлар хокук бозучыларны ачыклый
Татарстанның баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев белдерүенчә, 15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр республикада янгын куркынычсызлыгын кисәтү режимы билгеләнгән иде. Бу арада янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре аеруча игътибарлы: рейдлар уздыралар, кагыйдә бозу очракларын теркиләр. Шул рәвешле, декабрь уртасыннан алып пиротехник эшләнмәләрне саксыз кулланган 139 кешегә беркетмә тутырылган. Барлыгы 276 мең сум штраф...