13 май 2016 яңалыклары
-
Телефон аша сөйләшүләрне тыңлый башлыйлар
Бу корпоратив сим-карталы аппаратларга кагыла. Ягъни эшлекле сөйләшүләр генә тикшереләчәк. Әлеге системаны гамәлгә ашыргач, эш бирүчеләр мәгълүматның читкә агылуы белән көрәшә алачаклар.
-
Муса Җәлил скверы төзекләндереләчәк
Киләсе елга ГЭС бистәсендәге Муса Җәлил скверы төзекләндереләчәк. "Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев скверны яңартырга кирәклеген әйтте. Бәлки бирегә 11 җәлилченең портретын урнаштырып та булыр", - ди ЧДПУ ректоры Фәйрүзә Мостафина.
-
“Шәфкатлелек агачы”
"Шәһри Чаллы" газетасы редакциясе милләттәшләребезне республикабызда үтәчәк "Шәфкатлелек агачы" хәйрия акциясендә катнашырга чакыра. Газетабызны 2016 елның икенче яртысына картлар йортларына, ятимнәргә, мохтаҗларга, мәчетләргә, инвалид кардәшләребезгә яздырыру буенча матди ярдәм күрсәтүегезне үтенәбез.Изге Рамазан ае алдыннан игелек кыларга ашыгыйк! Бу акциядә катнашкан мәрхәмәтле кешеләрне газетабыз битләрендә һәм рәсми сайтыбызда яктыртабыз. Белешмәләр өчен...