16 октябрь 2016 яңалыклары
-
Чаллыда коточкыт юл һәлакәте
Бүген төннә Чаллыда көчле юл һәлакәте булды. Орловка һәм Челныгорстрой тукталышлары арасында Хендай i35 машинасы белән Приора бәрелеште. Зыян күрүчеләр хакында әлегә төгәл мәглүмат юк. Фаҗигәнең сәбәпләрен тикшерү ачыклаячак.
-
«Балам үләсе көнне көзгебез ватылды»
Хәсрәт киләсен алдан сизә күңел. Барысы да тәртиптә кебек тоелса да, җанга урын таба алмыйсың, эшкә кул тартмый. Мөслим районының Мөслим авылында яшәүче Тәнзилә Сабитовага да бу кичерешләр яхшы таныш. Моннан 4 ел элек берничә атна рәттән юньләп йоклый алмый ул.
-
Күршеләрдә кар яуган
Башкортстанның берничә районында юллар кар белән капланган. Озын юлга чыккан водительләргә тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга тәкъдим итәләр. Мәсәлән, М5 федераль трассында гына 10 авария теркәлгән. Берничә бәрлештә берьюлы 10 машина зыян күргән.
-
Камералар җәяүлеләрне дә штрафка тартачак
Хәзерге вакытта җәяүлеләр ясаган кагыйдә бозуларны теркәп бара торган техник чаралар эшләнә. Мондый тәҗрибә Краснодар краенда инде үткәрелгән. Анда җаваплылыкка тартырга мөмкин булган кешеләрнең йөзләрен таный торган мәгълүмат базасы оешкан. Бүгенге көндә җәяүлеләр өчен штрафның күләме - 500 сум. Әгәр дә ул исерек хәлендә булса, 1000 сум түләтәләр. Сүз уңаеннан:...
-
Илүләм командага Татарстаннан футболчылар сайлыйлар
140 миллион кеше яшәгән илдә туп тибә белгән 11 кеше юкмыни? Россия җыелма командасы уенын күргәч, мондый сорау еш туа. Әнә шулар өчен Россиядә "Халык командасы" дип аталган проект башланды. Оештыручылар, бөтен илдән иң яхшы уенчыларны туплап, Россия җыелма командасы белән очрашу турында хыяллана. Сайлап алу уеннары бу көннәрдә Татарстанның...