17 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Мәктәп-бакчалар яңартыла
Быел Чаллыда 8 мәктәп һәм 71 мәктәпкәчә бирү учреждениесен төзекләндерергә ниятлиләр. Татарстанда исә барлыгы 95 мәктәп яңартылачак. Төзүчеләр җиң сызганып эшкә дә керешкән. 99 объектта эшләр башланган да инде. Эшләр барышын, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз күзәтүендә тота.
-
Чаллыда вакансияләр ярминкәсе уздырыла
21 гыйнвар көнне Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр мини-ярминкәсе узачак. Биредә атучы, аппаратчы, слесарь-ремонтчы, электромонтер, урам себерүче, каравылчы, сатулар буенча менеджер, фрезерчы, шлифовщик һәм башка белгечлекләр буенча вакант урыннар тәкъдим ителәчәк.Ярминкәдә оешмаларның кадрлар бүлеге вәкилләре белән очрашырга, алар тәкъдим иткән вакансияләр турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек...
-
Сак булыгыз - һава торышы бозыла!
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, бүген 17 нче гыйнварда Татарстанда 25-29 градуска кадәр салкынайтачак. Урыны белән томан булуы да ихтимал. 18 нче гыйнварда исә көчле кар явачак һәм буран чыгачак. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Боларны исәпкә алып коткаручылар ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә.