7 март 2014 яңалыклары
-
Егетләр, сез әзерме?
Тиздән - 8 Март! Ир-атларның елга бер мәртәбә булса да арлы-бирле кибетләргә чабу чоры. Хатын-кызга нинди генә бүләк алсаң да, иң мөһиме - аның нинди гүзәл, чибәр, кадерле булуын белдертергә кирәк. Әлбәттә, иң шәп бүләк инде ул - чәчәкләр! Әмма моның белән генә чикләнеп калырга ярамый. Матур букет белән бергә,...
-
Мин ялгыз түгел
Наилә Хөрмәтованы күпләр хәтерлидер әле. Чаллы журналистикасында үзенең якты эзен калдырган кеше буларак та, җәмәгать эшлеклесе, гомумән, ут чәчеп торган тырыш, уңган Әгерҗе кызы икәнен дә беләбез. Хәзер ул Төркиядә яши, туган якларына әледән-әле кайтып тора. Һәр кайтканында редакциябезгә килеп хәл белешә, язмаларын калдырып китә. Чит җирләрдәге тормышыннан бик канәгать....
-
“Бәрәкәт”тә – хәләл ризыклар
"Октябрьское" сәүдә үзәгендә бәйрәм алдыннан "Бәрәкәт" дип исемләнгән яңа бүлек ачылды. Шәхси эшмәкәр Минзифа Гарифуллина әйтүенчә, биредә Татарстан фермерлары үстергән мал-туардан җитештерелгән 500 төр хәләл ризык сатыла. Ит, сөт, ипи ризыкларын халык аеруча яратып ала. "Бәрәкәт"кә Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфәс Гайфуллин хәер-фатыйхасын бирде. Милли киемнәр кигән сатучылар товарны матур итеп татар...
-
Чаллы да суыткычлар ясый башлый
Тиздән КИП "Мастер" мәйданнарында "ХАЙЕР РУС" Кытай компаниясе суыткычлар ясый башлый. Казанда үтә торган халыкара кышкы форум кысаларында оештырылган ТР инвестицияне үстерү агентлыгының йомгаклау коллегиясендә әлеге килешүгә кул куелачак.
-
Казан-Чаллы юлы яңартыла
"Стройновация" компаниясе (Зиявудин Магомедов "Сумма" төркеменә керә) Татарстан мәйданы аша уза торган М-7 автомобиль юлын төзү һәм реконструкцияләүгә игълан ителгән бәйгедә җиңү яулады. Сүз Казан-Яр Чаллы трассасындагы Шале авылы яныннан алып Чаллы юнәлешендәге бер юллы мәйданны киңәйтеп, ике яклы итеп өр-яңадан төзү турында бара. Шулай ук инженерлык коммуникацияләрен дә күчерү...
-
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән язның иң гүзәл бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Сез, гүзәл затларыбыз, янәшәбездә булганга, яшәешебез тагын да яктырак, җылырак һәм шәфкатьлерәк. Сез өйләребезнең ямен, гаиләләребезнең бөтенлеген саклап яшисез. Иң изге теләкләребез газиз әниләребезгә барып ирешсен. Аларның йомшак куллары безгә күпме наз, мәхәббәт бүләк...