29 июль 2014 яңалыклары
-
Ураза бәйрәме
Чаллы шәһәре мәчетләрендә ураза гаетен бәйрәм итү иртәнге 7 сәгатькә билгеләнгән иде. Әмма иртәнге 6 сәгатькә үк мәчетләр гает намазына килүчеләр белән тулды. Шуңа күрә бәйрәм вәгазе иртәрәк башланды. Намаз заллары шыплап тулу сәбәпле, килүчеләрнең бер өлеше гает намазын мәчетләр ишек алдында укырга мәҗбүр булды. Алты мәчеттә гаеткә күлүчеләр һәм...
-
Автогигант эшкә кереште
Чаллы автогигантында җәйге корпоратив ял тәмамланды. Йөк автомобильләре җитештерү цехлары стандарт рәвештә бүген, 29 июльдән эшкә кереште. Исегезгә төшерәбез, бу юлы предприятие хезмәткәрләре 14 июльдән 27 июльгә кадәр ял иттеләр. Ләкин бөтен хезмәткәрләргә дә "каникул"лар бирелмәде. Автомобильләрне сату һәм җиһазлар ремонты белән шөгыльләнүче бүлекләр штаттагы режимда эшләде.
-
Рухыбызны сафландыра бу бәйрәм
Шушы көннәрдә редакция почтасына шәһәребезнең хөрмәтле кешесе, Вахитов исемендәге 2нче татар мәктәбендә озак еллар укыткан данлыклы педагог Фәһимә Гыйльми кызы Зәйнуллинадан хат килде. Төп чаллылылар бәйрәменнән алган матур тәэсирләре белән уртаклаша ул. Фәһимә апага 15 августта 90 яшь тула. "Бу бәйрәмне мин елның-елында сабыйларча дулкынланып, түземсезлек белән көтеп алам. Балачагым,...
-
Шәхси үсеш аланы чакыра
Яшь буынга һәрьяклап фикер, әхлак, иҗат, сәламәтлек ягыннан үсеш бирү - "Сәләт-Чаллы" яшьләр иҗтимагый оешмасының төп максаты. 4 августта "Сәләт-Чаллы"ның быелга соңгы җәйге лагере башлана. Ул яшүсмер егетләр өчен оештырыла. Биредә аларны мавыктыргыч интеллектуаль, тәрбияви, иҗади, спорт чаралары, кызыклы очрашулар, файдалы мастер-класслар көтә. Моннан тыш, "Кол Шәриф оныклары" шәһәркүләм бәйгесе...
-
“Без белмәгән сугышның билгесез батырлары”
20-24 августта, Татарстан мәдәнияте көннәрендә, Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан татарларга багышланган фильм күрсәтеләчәк. "Без белмәгән сугышның билгесез батырлары" ("Незаметные герои неизвестной войны") исемле документаль фильм өчен Татарстан дәүләт архивы Германиядә әсир булган татар сугышчыларының хатларын һәм рәсемнәрен биргән. Проектны режиссер Денис Красильников җитәкчелегендә Россия телевидениесендәге алып баручылар Фәридә Корбангалиева, Максим...