13 август 2014 яңалыклары
-
Ятим инвалид балалар йорты ачыла
Татарстанда инвалид балалар өчен приют ачыла. Бу юнәлештәге эшләр узган ел башланган иде. Приют булдыру ТР МДНнең 3 елга планлаштырылган социаль проектлары кысаларында тормышка ашырыла. Приютка урын шактый озак сайланды, чөнки мондый учреждение өчен шактый үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк иде. Нәтиҗәдә, республиканың Теләче районындагы Иске Җөри авылы сайланды. Соңгы айларда...
-
Озак яшәүнең сере нидә?
Шул сорауга җавап табу өчен, бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән әби белән очрашырга булдым. Ул - Комсомол районында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Аграфена Солтанова. Аңа 3 августта 100 яшь тулды. Гомере буе үз аягында йөреп, теләгән ризыгын ашап, якыннары белән аралашып яшәгән. Соңгы көннәрдә хәле начарланып киткән. Шул сәбәпле,...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләп, шәһәр алдында аеруча зур казанышларга ирешкән шәхесләргә "Чаллының мактаулы гражданины" дигән мәртәбәле исем бирелә. Быел бу бүләккә физкультура диспансерының дәвалау физкультурасы табибы Нина Сафина белән танылган рәссам, беренче сәнгать мәктәбе укытучысы Мадьяр Хаҗиев лаек булды. Шәһәрнең Тантаналар сараенда аларга мактаулы исемне шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев...
-
Туган тел язмышы – үзәктә
Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VI бөтенроссия съезды башланды. Анда Россиянең 34 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Литва, Казахстан һәм Польшадан 600дән артык милләттәшебез катнаша. Татарстан Россиянең 70 төбәге белән килешү төзегән. Шуның нигезендә татар теле укытылырга тиеш. Ләкин бу эш төбәкләрдә каршылыкларсыз гына бармый. Форумның максаты - милли мәгарифнең...
-
Васил ШӘЙХРАЗИЕВ: “Чаллыда һәр кеше бертигез мөмкинлекләргә ия булырга тиеш”
Дүшәмбә киңәшмәсендә В.Шәйхразиев үткән атнада булган мөһим вакыйгаларга тукталып үтте. Ул, әлбәттә, "Энергетик" мәдәният сараенда булган шәһәрнең беренче җәмәгатьчелек форумы хакында булды. Чаллы 50 территориаль җәмәгатьчелек советларына бүленде. Аларның исәп-хисап счетлары ачылды, җитәкчеләре дә сайланды. Советлар белән җитәкчелек итү, эшләренә дөрес юнәлеш бирүче орган да оеша. "Хакимият белән идарә итүгә...
-
Педагоглар фестивале
Бу көннәрдә, ягъни 11 августтан 14енә кадәр Алабугада Казан федераль университетының Алабуга институты базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында V халыкара мәктәп укытучылары фестивале уза. Фестиваль ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, РФ Президентының Идел...
-
Ялгыш адым ясамагыз!
Шәһәрдәшләр ел саен социаль хезмәтләр җыелмасына хокукларын яңарталар. Дөресрәге, пенсия фондының җирле бүлекчәләрендә бу автомат рәвештә башкарыла. Әлеге хезмәтләр һәм медикаментлардан баш тартырга уйласаң, 2014 елның 1 октябренә кадәр пенсия фондына гариза язарга кирәк. Тик Чаллының сәламәтлек саклау учреждениеләре ташламаларга ия булган шәһәрдәшләрне мондый адымны ясамаска чакыралар. "Кайбер вакытта даруханәләрдә...
-
Игелек кылыр чак
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика хәйрия акциясе Татарстанда 7 июльдә старт алган иде. Чаллыда әлеге игелекле гамәл 15 майда ук башланды. Өч ай эчендә акциядә шәһәрнең барлык мәгариф учреждениеләре, уннан артык предприятие, тимурчылар отрядлары һәм иҗтимагый оешмалар катнашты. Чираттагы "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов шундый...
-
Спорт мәйданчыклары ачылды
"Бердәм Россия" партиясе проекты буенча, быел Чаллыда 11 спорт мәйданчыгы ачылырга тиеш иде. Шәһәр көне уңаеннан, аларның өчесе инде файдалануга тапшырылды. Яңа спорт мәйданчыклары "Төзүче" стадионында урнашкан. Аларның икесе минифутбол, ә берсе волейбол-баскетбол уены өчен. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүчеләр тренажерларда шөгыльләнә ала. Бүгенге көндә спорт мәйданчыкларын буш тотмас...
-
Форум активларны җыйды
"Энергетик" мәдәният сараенда тарихи һәм сәяси әһәмияткә ия вакыйга булды. Шәһәр язмышына битараф булмаган, аның елъязмасын фидакарь хезмәтләре белән данлаган, бүген дә актив позицияле ветераннарыбыз - КАМАЗ төзелеше ударниклары, Чаллының мактаулы гражданнары һәм бүген территория советларына җитәкчелек итүче активистлар җәмәгатьчелек форумына җыелды. Форумның мәртәбәле кунагы - ТР Премьер-министры урынбасары Юрий...