Шəhри Чаллы

18 август 2014 яңалыклары

  • 18 август 2014 - 07:22
    “Кара исемлек”
    Татэнергосбыт" акционерлык җәмгыяте электр энергиясе өчен бурычлыларның "кара исемлеген" булдырды. 2014 елның 1 июле мәгълүматлары буенча, бу исемлеккә Чаллының 15 предприятиесе кертелде. Алар арасында "Челныстройремонт", "Жилкомсервис", "Мәхәллә" идарә итү компанияләре бар.
    624
    0
    0
  • 18 август 2014 - 07:10
    Режим көчәйтелде
    Эбола өянәге киң таралу сәбәпле, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе "Бигеш" һәм "Казан" халыкара аэропортларында санитар-карантин режимын көчәйтте.
    632
    0
    0
  • 18 август 2014 - 07:00
    Штраф түлә
    Бер атна эчендә Чаллы полициясе хезмәткәрләре тиешсез урында тәмәке көйрәткән 24 кешене административ җаваплылыкка тарттылар. Хәзер закон бозучыларга 500-1,500 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
    664
    0
    0
  • 18 август 2014 - 06:49
    4нче шифаханәдә төзекләндерү эшләре башлана.
    Биредә идәнгә линолеум җәеләчәк, кайбер бүлмәләрнең диварларына керамик плитә ябыштырылачак. Моның өчен әлеге дәвалау учреждениесенә бюджеттан тыш 350 мең сум акча бүлеп бирелә.
    677
    0
    0
Реклама