25 август 2014 яңалыклары
-
Чаллы флагы хәзер Россиянең иң югары ноктасында
Чаллы флагы хәзер Россиянең иң югары ноктасында - Эльбрус тавы (5642 метр) түбәсендә дә җилферди. Даниил Балтачев җитәкчелегендә биш Чаллы альпинисты тау түбәсенә менеп җитеп, анда шәһәребез флагын кадады.
-
1 сентябрьдә тематик дәресләр
Мәктәпләрдә 1 сентябрьдә Белем көненә багышланган тантаналы линейкаларны тулысынча мәктәп үзидарәсе депутатлары оештыра. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә Россия тарихына һәм мәдәниятенә багышланган тематик дәресләр үткәрергә тәкъдим итә.
-
Теркәү тәмамланды
Чаллы вузларының көндезге бүлекләренә беренче курс студентларын теркәү тәмамланды. КФУның Чаллы институты - меңгә якын, икътисад, идарә һәм хокук институты 145 кеше кабул иткән. Пединститутта хәтта нормадан тыш та студентлар кабул итәргә туры килгән. Бу физкультура академиясендә колледж гына калдырылуга бәйле - булачак спортчылар күбесенчә пединститутны сайлаган.
-
Бәхетле балачак бакчасы
Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Тиздән мәктәп яшендәге балалар - мәктәпкә, кечерәкләр (кемдер беренче тапкыр) балалар бакчаларына барачак. Ә бакчага юлламасы булмаган әти-әни алдына иң зур проблемаларның берсе - үзләре эштә чакта сабыйны тәрбия кылуны кемгә, кайсы учреждениегә ышанып тапшырырга дигән сорау килеп баса. Әби-бабасы булган...
-
Хәрәкәт ачыла
Ике-өч көннән "Пединститут" тукталышы янындагы күпер аша тоткарлыксыз үтеп булачак. Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсенең транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Илфат Исмәгыйлев "эшлекле төшке аш"та эшләрнең тәмамланып килүен хәбәр итте. Җәй дәвамында күпердә барган ремонт эшләре зурлыгы һәм катлаулылыгы белән капиталь ремонтка тиң. Яңа трамвай линиясе төзелүгә...
-
КАМАЗга – дәүләт гарантиясе
Россия хөкүмәте автогигантка облигацияләр чыгару өчен 35 млрд сумлык дәүләт гарантиясе бирде. Ә "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте үзенең инвестиция программасы өчен ике тапкыр күбрәк акча сарыф итәчәк. Автогигантның генераль директоры Сергей Когогин Россия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведевка облигация сатудан кергән акчаның кайсы юнәлешләргә тотылачагын сөйләде. "Бу инвестицион программа яңа машина җыю...