4 сентябрь 2014 яңалыклары
-
БДИны берничә тапкыр тапшырып була
ИТАР-ТАСС хәбәр итүенчә, Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте якын арада илнең бөтен төбәкләрендә укучыларга ел дәвамында күп тапкыр БДИ тапшыру мөмкинлеге бирәчәк махсус үзәкләр челтәрен ача. Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренә караганда, бу чара имтиханны бер генә тапкыр тапшыра алам дип кайгыручы чыгарылыш сыйныф укучыларында стрессны...
-
Тыела белмәсәң, түләрсең
РФ Эчке эшләр министрлыгы, РФ Транспорт министрлыгы белән берлектә, транспорт полициясе хезмәткәрләренә урында ук РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.21нче («Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү») маддәсе буенча хокук бозуны теркәү вәкаләтен бирергә тәкъдим итә. Әлегә исә мондый хокукка бары баш транспорт идарәләре җитәкчеләре генә ия. Моннан тыш, әлеге төр...
-
Хаҗга да күп калмады
РФ Хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр мәсьәләләре комиссиясе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 27 августыннан 30 сентябрьгә кадәр Согуд Гарәбстаны Корольлегенә хаҗга баручыларны озату оештырыла. Хаҗилар 9 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр әйләнеп кайтыр дип ниятләнә. Бу хакта кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте...
-
Инша темалары билгеле
Мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә нәтиҗә ясаучы инша темалары билгеле булды. Аларга сугыш, яшәү мәгънәсе, кеше һәм табигатьнең әдәбиятта роле хакында уйланырга туры киләчәк. 11 нче сыйныф укучылары бу иншаны декабрь аенда язачак. Әлеге биремне үтәү БДИ тапшыру мөмкинлеге бирә, ә җыелган баллар исә югары уку йортына кергәндә...
-
Балаларны уттан саклыйк!
1 сентябрьдә шәһәребезнең 42/03 йортындагы фатирда янгын чыкты. Нәтиҗәдә, биредә бер бүлмәгә җитди зыян килде. Йорт җиһазлары янып бетте, стеналар, түшәмнәр каралды. Бәхеткә, гаилә әгъзалары, ә аларның өчесе балигъ булмаган балалар, исән калды. Янгын да нәкъ менә кечкенәләрнең ут белән шаяруы аркасында чыкты. Гомумән, ел башыннан бүгенге көнгә кадәр республикада...