Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 5 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 5 сентябрь 2014 - 10:56
      Дарумы, акчамы?
      Моннан 10 ел элек инвалидларны ташламалы дарулар белән тәэмин итү программасы кабул ителгән иде. Әлеге социаль пакеттан баш тартучыларга дәүләт компенсация түләде. Быел бу сумма айга 679 сум тәшкил итә. 10 ел эчендә Татарстанда яшәүчеләрнең гомер озынлыгы 4 елга диярлек арткан. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева моны бушлай...
    • 5 сентябрь 2014 - 10:53
      Ил мәгарифендәге үзгәрешләр
      Россиянең 46 мең мәктәбендә - 13 млн укучы, 2,5 югары уку йортында 6 миллионнан артык студент белем ала. Мәктәпләрдә һәм вузларда быелгы уку елында нинди яңалыклар көтелә? Мәктәпләрдә Быел мәктәпләрдә яңадан сочинение язу кертелә. Сочинениедән зачет алмый торып, укучы Бердәм дәүләт имтиханнарына кертелмәячәк. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга абитуриентларның...
    • 5 сентябрь 2014 - 10:34
      Украинадан килгән качакларга хәйрия концерт
      Шәһәрнең украиннар җәмгыяте, "Теплые руки" хәрәкәте белән берлектә, "Чишмә" милли мәдәниятләр үзәге ансамбльләре һәм шәһәр сәнгатькәрләре катнашында Украинадан килгән качакларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештыра. Концерт 11 сентябрьдә "Энергетик" мәдәният сараенда була.
    • 5 сентябрь 2014 - 10:32
      Яңа штрафлар гамәлгә керде
      1 сентябрьдән машина йөртүчеләргә кагылышлы яңа штрафлар гамәлгә керде. Алар нигезендә, хәзер иминият полисыннан башка йөргән өчен 500 сум (моңа кадәр 100 сум), автомобиль белән идарә итүне йөртү хокукы булмаган кешегә тапшырган өчен 30 мең сум (моңа кадәр 2500 сум) күләмендә административ җәза яный.
    • 5 сентябрь 2014 - 10:08
      Диспансеризация
      Быел 8 айда гына да диспансеризация вакытында Татарстанда 360 мең кеше тикшерү үткән. Алар арасында 60 мең авыру ачыкланган, шул исәптән, меңнән артыгы кыйммәтле дарулар белән дәвалауга мохтаҗ.
    • 5 сентябрь 2014 - 07:50
      Бер моңлы җыр тыңладым...
      Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда эстраданы, шул исәптән, үзебезнең татар эстрадасын тавышсыз җырчылар, чиле-пешле тозсыз җырлар "басты". Заман техникасының мөмкинлекләре шулкадәр киң вә көчле: ике нотаны кушып, нинди дә булса аваз чыгара алсаң - "менә дигән" җырчы ясыйлар үзеңнән! Акчаңны гына түлә! Гомумән, көн аралаш телевизор экранында пәйда булган җырчыларны хәтта...
    • 5 сентябрь 2014 - 07:48
      Сарымсак утыртыр чак җитә
      Сарымсакны сентябрь азагы октябрь башында утырталар. Шуннан да иртәрәк утыртканда ул тишелеп чыга һәм кышын өши. Соңгарак калса, тамыр җибәрергә өлгерми. Сарымсак грунт суларының якын булуын яратмый. Аңа кояшлы урын кирәк. Сарымсакны бер урында ике елдан артык үстерергә ярамый. Аны бәрәңге, суган үскән урынга утыртмаска тырышыгыз. Сарымсак түтәлен язын су...
    • 5 сентябрь 2014 - 07:36
      Бәрәңгене алу һәм саклау
      Бәрәңгене утырту һәм үстерү технологиясе катлаулы түгел, ул әллә нинди зур белемнәр дә таләп итми. Бәрәңгенең сабагы кипкәч, сентябрьнең беренче яртысында бәрәңге җыю эшенә керешәләр. Бу вакытта бүлбеләр нык юкару сәбәпле, бәрәңге сабагыннан бик җиңел аерыла. Гөмбә авыруларыннан саклау өчен аның сабагын бәрәңгене казып алганчы 10-15 көн алдан, 8-10 см...
    • 5 сентябрь 2014 - 07:28
      Чаллы кызы кинога төште
      Чаллыдан 10 яшьлек Юлия Гаркавенко 16 серияле телевизион маҗаралы триллерның бер сериясендә уйный. "Метод" дигән әлеге фильмның режиссеры - Юрий Быков, продюсерлары - Константин Эрнст һәм Александр Цекало, төп рольдә - Константин Хабенский. Реаль вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән фильмда кечкенә шәһәрдәшебез Маша дигән кыз ролен уйный. Фильм Түбән Новгородта төшерелә һәм...
    • 5 сентябрь 2014 - 07:11
      Кәгазьдә калган сәяхәт
      Чаллыда 32 яшьлек туристлык фирмасы хуҗасы кулга алынды. Эшмәкәр хатын клиентларның акчасын үзләштерүдә шикләнелә. Чаллы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хокук саклау органнарына 14 чаллылы мөрәҗәгать итә. Алар туристлык фирмасы гаебе белән ялга бармый кала. Зыян күргән кешеләр туристлык агентлыгы директоры гомуми күләме 730 мең сум...
    • 5 сентябрь 2014 - 06:58
      Шәһәр халкын ни борчый?
      Моннан ике ел элек Яр Чаллыда шәһәр мэрының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Әлеге вакыт эчендә бирегә сораулары белән 1907 кеше (2012 елда - 445 кеше, 2013 елда - 832 кеше) мөрәҗәгать иткән. Агымдагы елда 630 кеше кабул ителгән, шуларның 210ы белән шәһәр мэры шәхси очрашкан. Мэрның халык белән...
    • 5 сентябрь 2014 - 06:28
      Көзге эшләр
      Сентябрь. Җәй тәмамланды, көз җитте. Инде көннәр дә кыскара, һава температурасы төшә, болытлы, салкын көннәр якынлаша. Шулай да, сентябрьдә аяз, җылы көннәр - әбиләр чуагы була әле. Шушы көннәрдә бакчаларда көзге эшләрне эшләп калдырырга кирәк. Бу вакытта күпчелек үсемлекләр органик тынычлык хәлендә. Көзге һәм кышкы алма сортларын җыю вакыты җитте....
    • 5 сентябрь 2014 - 06:25
      Чит илгә – салым түләп
      Россия Дәүләт Думасында, ил халкының чит илләргә чыгып йөрүен киметү максатында, яңа бер канун өлгесе әзерләнде. Шушы көннәрдә аны Дума карамагына тапшырачаклар. Аның нигезендә, чит илләргә очу билетыннан дәүләт кесәсенә 18 процент салым тотып калынырга мөмкин. Канун кабул ителгән очракта, чит илләргә очу шактый кыйбатланачак, ә ил эчендәге очышлар арзанаячак...
    • 5 сентябрь 2014 - 06:20
      Яшь гаиләләргә – фатирлар
      Чулман проспектында урнашкан "Комфортный" микрорайонындагы 33/03 йорты фатирларына ачкычлар тапшырылды. "Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында"гы Татарстан законы буенча 29 яшь гаилә фатирлы булды. Шуларның 11е - бюджетта һәм КАМАЗда эшләүчеләр гаиләләре. Фатирлар торак базарындагы бәяләрдән күпкә арзанрак - квадрат метры 34 мең сум (шәһәрдә 1...
    • 5 сентябрь 2014 - 05:32
      Эшсезләр саны кими
      Үткән атнада эшсезләр саны кимегән. Бер атна эчендә республикада алар 23кә азайган. Гомумән алганда, Татарстанда 15352 кеше эшсез буларак теркәлгән. Узган атнада 449 кеше шул ук статусны алган. Аның 246сы эштән үз теләге белән киткән. Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучыларның күбесе Казан, Чаллы һәм Түбән Камада теркәлгән. Башкаладагы рәсми рәвештә теркәлгән...
    Реклама