Шəhри Чаллы

11 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 11 сентябрь 2014 - 12:55
    Подрядчы кирәк
    Шәһәр хакимияте эчке юлларны һәм светофорларны ремонтлау, аларга хезмәт күрсәтү буенча подрядчы оешма эзли. Бу хезмәтләр өчен ул муниципаль казнадан 30 миллион сум акча бүлеп бирә. Эшкә алынган оешмаларга таләпләр дә катгый. Мәсәлән, юлларның төзеклеген тәэмин итү: чокырларны ямау, юл читендәге корылмаларны төзек һәм чиста тоту. Тукталышлардан чүпне чыгару, павильоннарны...
    627
    0
    0
  • 11 сентябрь 2014 - 12:46
    “Эшлибез!” акциясендә катнаш
    13 сентябрьдә Чаллыда "Эшлибез!" акциясе үтә. Анда теләге булган барлык шәһәрдәшләр катнаша ала. Әлеге илкүләм акция Россиядә чүп-чарга каршы иң зур гражданлык инициативасы булып тора. Ул шулай ук дөньяның 100 илендә колач алган World Cleanup халыкара волонтерлык хәрәкәтенең бер өлеше дә. Үткән ел Россиядә "Эшлибез!" акциясендә илнең 59 төбәгеннән 85...
    645
    0
    0
  • 11 сентябрь 2014 - 12:45
    Сынатмады
    "Иң яхшы элемтә хезмәте бүлеге башлыгы-2014" бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабына йомгак ясалды. Республика бәйгесендә 20 элемтә бүлеге башлыгы (Татарстанда барлыгы 1200 элемтә бүлеге бар) катнашкан. Чаллының 19нчы элемтә бүлеге башлыгы Татьяна Гетманская бәйгедә күрше Түбән Кама почтамтының 5нче элемтә бүлеге башлыгы Марина Ванюшевадан азга гына калышып, икенче урынны...
    638
    0
    0
  • 11 сентябрь 2014 - 12:40
    Тагын бер сәүдә үзәге
    Казанның "Агава" компаниясе Чаллыда икенче "Мегастрой" гипермаркетын ачты. Мәйданы 11 мең квадрат метрдан артык булган сәүдә үзәге төзү бер миллиард сумнан артыкка төшкән. 6 сентябрьдә сәүдә объектын техник ачу булды, ә тантаналы ачу көне әлегә билгеле түгел. Гипермаркетта 300ләп кеше эшләячәк. "Агава" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Түбән Кама, Стәрлетамак һәм Ульяновск...
    609
    0
    0
  • 11 сентябрь 2014 - 12:24
    ТАТАР курчагына игътибар юк
    Түбән Камада яшәүче, татар телен, сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәрергә тырышучы Гайнелмөхәммәтовлар гаиләсе татарча-урысча-инглизчә җырлаучы курчак эшләгән. Ләкин аңа әлегә игътибар бирүче күренми, ди алар. Ирек Гайнелмөхәммәтовның әтисе 1978 елда "Ләззәт" исемле беренче татар эстрада ансамблен оештыра. Хәзер инде биредәге сәнгатькәрләр татарны танытуда яңа юллар эзли. - Ирек әфәнде, сезнең гаилә...
    539
    0
    0
  • 11 сентябрь 2014 - 12:16
    Татар балалары татарча укысын!
    15 сентябрь көнне 18 сәгатьтә Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең актлар залында киләсе елда балаларын гимназиянең 1нче сыйныфына бирергә теләүче ата-аналар өчен җыелыш үткәрелә. Анда әти-әниләр теләгән очракта, киләсе уку елыннан барлык фәннәрне дә татар телендә укыту мөмкинлеге булган сыйныф ачу турында да сөйләшү көтелә. Җыелышта шулай ук октябрь...
    641
    0
    0
  • 11 сентябрь 2014 - 05:37
    Җылылык бирү башлана
    Чаллыда 15 сентябрьдән җылылык бирү башлана. Иң элек социаль объектлар җылытылачак. Торак йортларда җылылык бирү идарә компанияләренең гариза бирүенә бәйле була. Йортларда яшәүчеләр җылылык өчен сентябрьдән үк түләргә теләмиләр икән, фатирларын октябрьдән генә җылыта башлауны сорап, идарә компаниясенә мөрәҗәгать итә алалар.
    665
    0
    0
Реклама