Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 18 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 18 сентябрь 2014 - 13:22
      Хакимияттә үзгәрешләр
      Бүген, 18 сентябрьдә икенче чакырылыш ТР Яр Чаллы муниципаль берәмлеге шәһәр советының ХХХI чираттан тыш утырышы булып узды. Көн тәртибенә биш сорау куелды. Сессиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясап, Чаллыда соңгы елларда башкарылган эшләргә югары бәя бирде. Депутатлар Яр Чаллы муниципаль берәмлеге шәһәр советы структурасына үзгәрешләр кертү хакында...
    • 18 сентябрь 2014 - 13:17
      Акварель бәйрәме
      Шәһәребезнең картиналар галереясында тагын бер өр-яңа экспозиция ачылды. "Күзнең явын алырлык мондый бай төсләр балкышының инде күптән булганы юк иде", дип сөенечле фикерләре белән уртаклаша бирегә килүче шәһәрдәшләребез. Чыннан да, заллар яктырып киткән. Стеналарда - табигатьнең иң гүзәл мизгелләрен тотып алган гаҗәеп матур пейзажлар, натюрмортлар һәм портретлар. Картиналарның барысы да...
    • 18 сентябрь 2014 - 13:16
      Дин дәресләре керә
      Россия Фән һәм мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә "Дин культурасы һәм югары җәмгыять этикасы" курсын 10нчы сыйныфка кадәр укытуны планлаштыра. Моңа кадәр әлеге предмет бары тик 4нче сыйныфта һәм атнага бер генә сәгать укытыла иде. Иң мөһиме, әлеге яңалыкны әти-әниләр дә, укучылар үзләре дә зур кызыксыну белән кабул иттеләр. Шуңа күрә проектны...
    • 18 сентябрь 2014 - 13:12
      Җиңүчегә – бүләк
      Быел "IT-чемпион 2014" 2 конкурсында республикадан 102 мең мәктәп укучысы катнашкан. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru. ТРның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 117 мең өлкән кешенең шәхси кабинетында сакланган. 20 сентябрьдә Казан ИТ-паркында конкурсының беренче этабы җиңүчеләрен бүләкләү була. Һәр муниципаль районнан өчәр укучы ноутбук белән бүләкнәчәк. 2, 3 урын алучыларга да...
    • 18 сентябрь 2014 - 13:06
      Тыелса да саталар
      Чаллыда ел башыннан бирле спиртлы эчемлекләрне законсыз сату фактлары буенча 450дән артык беркетмә төзелде. 98 очракта балигъ булмаган яшүсмерләргә хәмер саткан сатучылар җаваплылыкка тартылды. Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Чаллы буенча балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге башлыгы Римма Искәндрова журналистлар белән булган брифингта әлеге проблемага аерым тукталды. Аның әйтүенчә, быел...
    Реклама