23 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Камазлыларга өстәмә ял
Сентябрь аенда КАМАЗ эшчеләренә өстәмә рәвештә 3 ял көне бирелә: 26, 29 һәм 30 сентябрьдә. Әлеге көннәр уртача хезмәт хакының 2/3 күләмендә түләнәчәк. Ә 24 ноябрьдән предприятие 4 көнлек эш режимына күчәргә җыена. Димәк, җомга көне өчен түләү булмаячак. Әлеге боерык фикер алышу стадиясендә. Ахыргы карар соңрак кабул ителәчәк.
-
“Дельфин” ачылды
Шушы көннәрдә тагын да матурланган, яңарган "Дельфин" бассейны үзенең ишекләрен ачты. Әлеге спорт комплексын төзекләндерүгә республика бюджетыннан 38 миллион 800 мең сум акча бирелде. Бу аңлашыла да: бинаның вентиляция системасы һәм түшәме тулысынча яңартылды, ике кечкенә һәм зур бассейннар өр-яңадан заманча плитәләр белән түшәлде. Спорт комплексының тантаналы ачылуы белән котларга...
-
Әбиләр чуагы мәшәкатьләре
Урамда - алтын көз. Табигатьнең соңгы талпыныш белән кояшлы, җылы җәй белән саубуллашкан, әле кичә генә яшеллеккә күмелеп утырган агачларны бер мизгелдә алтынсу-кызгылт төсләргә манып, кабатланмас манзара тудырган, күңелне якты да, сагышлы да хисләр белән алгысытып, төсләр-хисләр балкышында хозурлатып алган тансык мәле - әбиләр чуагы. Кемдер ял көннәрендә көзнең бөтен...
-
Татарстанда – халыкара фестиваль
Казанда узачак TөркВизион-2014 җыр бәйгесендә Татарстаннан Айдар Сөләйман чыгыш ясаячак. 26 яшьлек егет "Атлар чаба" исемле биюле җыры белән "Пирамида"да узган сайлап алу турында 21 көндәшен артта калдырды. Айдар тумышы белән Зәйдән. Опера җырчысы, актер, Мәскәүдә ГИТИСны тәмамлаган. Хәзерге вакытта Казанда яши. "Бу бәйгедә җиңәрмен дип ышана идем, әмма бер...
-
Шигырь яза кыз бала
Яхина Эльвина Фирданил кызы 1999 елның 3 апрелендә Алабуга шәһәрендә туган. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булып үсә. Алтынчы класста укыганда беренче шигырен яза. Ул яшь булуына карамастан, көндәлек вак-төяк күренешләр турында гына түгел, хәтта өлкән яшьтәгеләр өчен дә, катлаулы проблемалар хакында да иҗат итә. Әлегә фикерләве балалыктан ныклап аерылып җитмәсә дә,...