3 октябрь 2014 яңалыклары
-
3 октябрь 2014 - 08:22Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!Рәхимле, Мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән! Мөхтәрәм дин кардәшләр! Сезне, гаилә әгъзаларыгызны, туганнарыгызны Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте һәм дә үз исемемнән мөбарәк Корбан бәйрәмебез - Гыйдүл-Әдха белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Корбан бәйрәме - олуг хаҗның тәмамлану көне. Бу көнне миллионлаган хаҗилар корбан чалалар, таш...
-
3 октябрь 2014 - 08:22Укытучы бәхетеУкытучы хезмәте - иң игелекле һөнәрләрнең берсе. Шәхес тәрбияләүче, белем иленә үзенең беренче адымнарын ясаучы укучыга юл күрсәтүче, гыйлем бирүче ул. Укытучы - юк кына "ташбаш малай"ны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез "сәләтсездән" дә, булдыксыз "юньсездән" дә җан җылысын жәлләмичә, һәрберсен тигез күреп, шәхес итеп танучы изге җан. Сүзем...
-
3 октябрь 2014 - 07:23Якташлар очраша8 октябрь көнне 18 сәгать 30 минутта "Энергетик" мәдәният сараенда Актаныш районы якташлары очраша. Керү ирекле.
-
3 октябрь 2014 - 07:20“КАМАЗ-5490” югары бәя алды.Псковта узган "Йөк машиналарын иң оста йөртүче" бәйгесендә "КАМАЗ-5490" машинасы югары бәя алды. Биредәге транспорт предприятиеләре, шул исәптән, "Лар-Транс" оешмасы генераль директоры Александр Ларионов әлеге техниканы үзләрендә булдырырга теләк белдерде.
-
3 октябрь 2014 - 07:19“Кызыл Чаллы” тукталышыТопонимика комиссиясе "Аяк киемнәре" тукталышын "Кызыл Чаллы" итеп үзгәртергә тәкъдим итте. Бу фикер хупланды. Ә Чаллы Яр бистәсендәге урамнарның исеме анда яшәүчеләр белән килешенергә тиеш. Комиссия исә урамнарга "Нижняя береговая" һәм "Первая береговая" исемнәрен бирергә тәкъдим итә.
-
3 октябрь 2014 - 07:01Сезон ачылаБүген Чаллы татар дәүләт драма театры "Өч аршин җир" спектакле белән 25нче юбилей сезонын ача. Тантанада узган сезон нәтиҗәләре буенча оста артистларга бүләкләр тапшырыла.
-
3 октябрь 2014 - 06:43Яңа йорт"Кызыл Чаллы" микрорайонында беренче ун катлы 17А-III-3 йорты төзелеп бетте. Ул декабрь аенда файдалануга тапшырылырга тиеш.
-
3 октябрь 2014 - 06:29ТР Дәүләт Советы сессиясендәТР Дәүләт Советының яңа сайланган депутатларының беренче утырышында Фәрит Мөхәммәтшин кабат парламент рәисе итеп сайланды. "Бердәм Россия" фиркасе исемлеге буенча сайланган шәһәрдәшебез Светлана Захарова социаль комитетны җитәкләвен дәвам итә.
-
3 октябрь 2014 - 06:21“Болгар”ның балкыр таңыШәһәребезнең профессиональ сәнгать коллективларының берсе - "Болгар" бию театры үзенең 25нче иҗат сезонын "Франциядә җәй" дигән концерт программасы белән башлап җибәрә. Милли музыка һәм бию сәнгатенең югары үрнәге булган бу концертны шәһәрдәшләр 6 октябрьдә "Энергетик" мәдәният сараенда карый ала. Исеменә - җисеме Чын мәгънәсендә зур сәнгать бәйрәме булачак ул. Чөнки...
-
3 октябрь 2014 - 06:15Дини күргәзмәКазанның Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда "Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) - төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгатендә" дип аталган күргәзмә ачылды. Ул ислам диненең яңа шәригатен китерүче, ислам буенча соңгы (ахырзаман) пәйгамбәр, шулай ук көчле сәясәтче, оратор, Гарәп ярымутравында шактый зур дәүләт төзүче. Ислам тәгълиматы буенча, Аның аша Аллаһның китабы...
-
3 октябрь 2014 - 06:09Укулар башланды1 октябрьдә шәһәребезнең "Ак мәчет" мәдрәсәсе кичке бүлегендә укулар башланып китте. Беренче курска 16 шәкерт килде. Кичке мәдрәсәнең икенче һәм өченче курсларында 40 ир-ат һәм 59 хатын-кыз белем ала. Дәресләрне югары дини һәм дөньяви гыйлемгә ия булган белгечләр алып бара. Кичке бүлеккә шәкертләрне туплау дәвам итә, дип хәбәр итәләр мәдрәсәдән....
-
3 октябрь 2014 - 06:06Алда – чираттагы ярышларРоссия автоспортының легендар командасы "КАМАЗ-Мастер" чираттагы ярышларга әзерләнә. Команданың капитаны, "Дакар" раллиеның күп тапкырлар җиңүчесе Владимир Чагин "Дакар-2015" һәм Africa Eco Race ярышлары турында сөйләде. "Дакар-2015"тә дүрт экипаж катнаша. Беренче экипажда - пилот Эдуард Николаев, штурман - Евгений Яковлев, механик - Владимир Рыбаков; икенчесендә - пилот Айрат Мәрдиев, Айдар Беляев,...
-
3 октябрь 2014 - 06:00Дуслык аллеясе18 октябрь көнне узачак тагын бер матур чара шәһәрне яшелләндерүгә багышлана. Халыклар дуслыгы проспектының КФУ тулай торагы районында шундый ук исемдәге аллеяга нигез салыначак. Ниһаять, милли җәмгыятьләрнең хыялы тормышка аша. Яз башында ук алар шушы урынга агачлар утырту тәкъдиме белән җирле хакимияткә мөрәҗәгать иткән иде. Милли җәмгыятьләр советы рәисе Виталий...
-
3 октябрь 2014 - 05:48Җиһазлар кайтачакАшыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе тиздән 40 махсус вибрация-ешлык датчиклары алачак. Бу прибор кешенең баш миендә һәм склет мускулларында гемоглобинның ничек кислород белән туклануын үлчәп, авыруларның халәтен белергә ярдәм итә. Датчиклар ярдәмендә табиблар минең ишемик һәм гипоксик зарарлануын да беләчәкләр. Авыруның иртә фазасында аның башлануын белеп, вакытында дәвалау үткәрүдә дә бу...
-
3 октябрь 2014 - 05:39Бушлай кабул итәләрШәһәр халкының сәламәтлеген кайгыртып, Мәскәүдән табиблар килә. Төгәлрәге, бронх-үпкә авыруларын ачыклаучы Россия Респиратор җәмгыяте белгечләре 6 октябрьдән 6нчы шифаханәдә түләүсез кабул итү оештыра. Алар иртәнге сәгать 10нан кичке 19.30га кадәр эшләячәкләр. Шулай да, чиратларны булдырмау өчен түбәндәге кабул итү тәртибе кертелә: - 10.00 сәгатьтән 11.00гә кадәр "2нче шәһәр хастаханәсе" һәм...