Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 10 октябрь 2014 яңалыклары

    • 10 октябрь 2014 - 09:54
      “Җиңү салюты” иҗат фестивале
      Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү салюты" иҗат фестивале була. Беренче сайлап алу туры 2014 елның декабренә кадәр үткәрелә. Аны район башкарма комитетлары оештыра. Белешмә өчен телефоннар: Комсомол районы - 70-34-27; Үзәк район - 47-55-33; Автозавод районы - 56-50-71. Әлеге фестиваль лауреатлары 9 Майда "Төзүче" стадионында чыгыш ясаячаклар.
    • 10 октябрь 2014 - 08:24
      Авыл хуҗалыгы ярминкәсе була
      11 октябрьдә Шамил Усманов урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Биредә Чаллы тирәсендәге районнар хезмәтчәннәре тарафыннан яшелчә, ит, сөт ризыклары, бал сатыла. Ярминкәдә азык-төлек чагыштырмача арзан бәядән сатылыр дип көтелә.
    • 10 октябрь 2014 - 08:10
      Икмәк әлегә кыйммәтләнми
      Чаллы кибетләрендә сентябрь ахырына һәм октябрь башына бәяләр тутырма эшләнмәләренә (1,2-2,0%ка), томат һәм кыярга (10%ка), болгар борычына (10%ка), банан (6%ка), эремчек һәм каймакка (1,5-3%ка) артты. Шулай ук көнбагыш мае (3%ка), дөге ярмасы (6,2%ка), читтән китерелгән тавык ите (1,3%ка) кыйммәтләнде. Җиләк-җимешкә килгәндә, виноградны бүген 8-10%ка һәм алманы 4%ка кыйбатракка алабыз. Иң...
    • 10 октябрь 2014 - 08:05
      Без – коррупциягә каршы!
      Чаллы һәм Кама аръягы сәүдә-сәнәгать палатасында яшьләр, эшмәкәрләр һәм хакимият вәкилләре коррупция проблемалары, аңа каршы көрәш юллары турында фикер алыштылар. Анда Татарстан Президенты коррупциягә каршы сәясәт буенча идарәсе һәм "Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе" иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты. Әлеге очрашуда яшьләргә коррупциягә каршы көрәш механизмнары турында сөйләделәр, эшмәкәрлекне активлаштырырга чакырдылар....
    • 10 октябрь 2014 - 07:38
      Миллионнарыннан колак какканнар
      Өч Чаллы кешесе молдаваннарга шәрабны "таможня аша үткәрүдә" ярдәм итәбез дип, ике миллион сум акча югалткан. Барлык очракларда да мошенниклар бер схема буенча эш итәләр: корбаннары янына килеп, үзләрен Молдавиядән дип таныштыралар. Алып килгән шәрабны таможняда рәсмиләштерергә ашыгыч рәвештә күп акча кирәк, дип ышандыралар. Моның өчен аларга алтын һәм Молдавия...
    • 10 октябрь 2014 - 07:12
      Хәйрия акчасына – яңа парк
      Орган залында Игор Лерманның камералы оркестры катнашында "Минем яраткан шәһәрем" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Популяр классик әсәрләрне халыкара бәйгеләр лауреаты Илсөяр Сөләйманова башкарды. Билетлар сатудан 130 мең сум күләмендә акча җыелды. Әлеге акчалар "Яр буе" паркын төзекләндерү өчен ачылган махсус фондка тапшырылган. Июнь аеннан, Чаллы халкы ярдәме белән, 650...
    • 10 октябрь 2014 - 07:11
      Хәтер көне
      11 октябрь көнне көндезге сәгать унбердә башкаланың милли мәдәни үзәге янында Хәтер көне узачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, җыенда милли зыялылар, шагыйрьләр, җырчылар милләт проблемалары, аның үткәне һәм киләчәге турында чыгыш ясаячак, милли хисләр белән тулган җырлар, шигырьләр яңгыраячак. "Хәтер көне - ул 1552 елда Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбызны, аларның...
    • 10 октябрь 2014 - 04:55
      Рәхмәт сезгә, безне туйдыручылар!
      Тамагыбыз тук булса, күңелебез дә көр, тәнебез дә сәламәт була. Без бер көн дә ризыксыз яши алмыйбыз. Безне тукландыручы, азык-төлек җитештерүче авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, алар әзерләгән ит, сөт, йомырка, яшелчә, җиләк-җимешне эшкәртүчеләргә рәхмәтебез зурдан. Шәһәребез халкын туйдыруда зур өлеш кертүче, алай гына да түгел, инде ил базарында үзе җитештергән товар...
    Реклама