Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 14 октябрь 2014 яңалыклары

    • 14 октябрь 2014 - 13:13
      Гриппны кайчан көтәргә?
      РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының фәнни-тикшерү институты хезмәткәрләре фаразлавынча, грипп эпидемиясе декабрь-январь айларында "баш күтәрергә" мөмкин. Бүген илебезнең барлык төбәкләрендә да кискен респиратор вируслы авырулар таралган чор.
    • 14 октябрь 2014 - 13:05
      КАМАЗга – миллиардлар
      Россия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев КАМАЗ һәм ГАЗ заводларыннан газга көйләнгән техника алу өчен субсидия бирү турындагы карарга кул куйды. Хөкүмәт 3 ай эчендә төбәкләргә газ белән йөри торган автобус һәм торак-коммуналь хуҗалыкларга техника алу өчен 3,77 млрд сум субсидия бирә. Бу акчага 2500 машина сатып алынырга тиеш. Әлеге программаны...
    • 14 октябрь 2014 - 12:57
      Институтта – бассейн
      Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында яңа спорт комплексы төзелә башлады. Ул киләсе елның сентябрендә файдалануга тапшырылырга тиеш. Бассейнлы комплекс өч катлы яңа бинада урнашачак. Институт ректоры Фәйрүзә Мостафина әйтүенчә, ул 3400 кв. метр мәйданны биләячәк. Биредә тагын хореография һәм көрәш заллары да эшләячәк. Әлеге объект "Россиянең 500 бассейны" программасы...
    • 14 октябрь 2014 - 11:54
      Бакчаларга түләү арта
      Киләсе елның 1 январеннан әти-әниләр сабыйларын балалар бакчаларына йөрткән өчен ай саен түләнә торган уртача сумма 13 процентка артачак. Татарстан хөкүмәтенең 26 сентябрьдә кабул иткән 690нчы санлы карары нигезендә, 2015 елдан 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар йөри торган 10,5 "эш сәгатьле" төркемнәр өчен уртача түләү бәясе 1278 сум булачак.
    • 14 октябрь 2014 - 11:53
      Очышлар чикләнә
      "Бигеш" аэропорты көзге-кышкы сезонга самолетларның хәрәкәт расписаниесен төзеде. Аның буенча 26 октябрьдән 28 мартка кадәр кайбер рейслар, шул исәптән, халыкара һава линияләре буенча рейслар туктатыла. Екатеринбург, Новый Уренгой, Сочига очучы "Ак Барс Аэро", Анапага очучы "ИЖАВИА" авиакомпанияләре самолетлары пассажирлар ташуны вакытлыча туктата. Кышкы чорда Мәскәүгә ("Шереметьево", "Домодедово" һәм "Внуково" аэропортларына),...
    • 14 октябрь 2014 - 10:47
      “Язылган өчен – iPad”
      "Татмедиа" ААҖ абунәчеләр арасында "Язылган өчен - iPad" конкурсын үткәрү турында игълан итте. Анда катнашу өчен бер кеше һәм бер почта адресына "Татмедиа" ААҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга, почта аша яки VISA/MasterCard картасы ярдәмендә, QIWI терминаллары аша, WebMoney электрон акчасы, банк аша акча күчереп түләргә тиеш була. Язылу абонементының...
    • 14 октябрь 2014 - 10:45
      Изгелеккә чикләр юк
      Актаныш якташлыгы очрашуларын шәһәребез кешеләре һәрчак көтеп ала. Ник дисәң, якташларым бик тә матур җыр-биюләр белән куандыра халыкны. Заллар да һәрвакыт тулы була. Быелгы очрашу атна уртасында узса да, зал шыгрым тулы иде. Мондый чараларны даими алып баручы Гөлзада Рзаева башыннан ук бу кичәнең үзенчәлекле булачагын искәртте. Нәкъ шулай булды...
    • 14 октябрь 2014 - 10:44
      Сөт тешләре сызлар да бетәр, димәгез
      Теш сызлавын белмәгән кеше сирәктер. Бигрәк тә балачакта теш авырта башласа, үкереп елыйбыз, табибка барырга куркабыз. Бер кечкенә теш бөтен хәлебезне ала. Тешләрне карап кына торырга кирәк тә бит... Шәһәребездә теш дәвалау шифаханәләре бик күп, әмма балаларыбызның бу өлкәдә сәламәтлеген кайгыртучы дәвалау учреждениесе берәү генә. 1нче балалар теш дәвалау шифаханәсе...
    Реклама