Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 16 октябрь 2014 яңалыклары

    • 16 октябрь 2014 - 13:04
      Бер тарифлыга күчтем
      Хәтерләсәгез, 2009 елны безне мәҗбүри рәвештә электр исәпләү приборларын алмаштыртканнар иде. Шул чорда приборларның ике тарифлысы белән кызыктыру компаниясе барды, имеш, төнге тариф кимрәк булу сәбәпле, электр энергиясен кулланган өчен әзрәк түләячәкбез. Билгеле инде, күпчелек кеше күпкә кыйммәтрәк бәядән сатылган ике тарифлы исәпләү приборлары сатып алды. Аларны көйләгән өч минутлык...
    • 16 октябрь 2014 - 13:01
      Ут белән уйнамагыз!
      Шушы көннәрдә Яңа шәһәрнең 13/05 йортында янгын чыкты. Нәтиҗәдә, фатирдагы бер бүлмәгә шактый зыян килде: җиһазлар янып бетте, идән-түшәмнәр каралды. Барысына да баланың ут белән шаяруы сәбәпче. "Алты яшьлек малай әнисе белән өйдә була. Ул уңайлы урында торган зажигалканы табып ала һәм пенопластка ут төртеп, кәнәфи артына ташлый. Ярый әле...
    • 16 октябрь 2014 - 12:46
      Алда мөһим эшләр көтә
      Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Чаллыда булды. Аны "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, министрлар һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Соңыннан Р.Миңнеханов шәһәр советы сессиясендә катнашты. Депутатлар күпчелек тавыш белән Н.Мәһдиевны башкарма комитет җитәкчесе итеп расладылар. Башта Президент "КАМАЗ" акционерлык...
    • 16 октябрь 2014 - 12:41
      Иңнәрендә илһам фәрештәсе
      Шәп кеше ул Рәшит абый Бәшәр. Аны начар кәеф белән беркайчан да очратканым булмады. Һәрвакыт оптимист, тормыштан ямь, гамь табып яши. Аның тирә-ягын бер сихри шигъри мохит чолгап алган кебек. Ул һәр күренештән мәгънә табып, шигырь теленә сала. Кайчакта сабый бала кебек самими калып, балачак дөньясына кереп китә дә нәүмиз...
    • 16 октябрь 2014 - 12:37
      Күңелләр игътибар көтә
      Киң җәмәгатьчелекне күрмәүчеләрнең проблемалары белән таныштыру, аларга карата игътибар һәм миһербанлылык тәрбияләү максатыннан, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чаллы бүлекчәсе 15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр "Ак таяк" айлыгы үткәрә. Аның кысаларында начар күрүчеләргә транспортта йөрүне җиңеләйтү, көз һәм кыш айларында куркынычсызлыкларын тәэмин итү, күрмәүчеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен калкытыбрак шәһәрдәшләребез алдына чыгару карала....
    • 16 октябрь 2014 - 12:35
      БДИны – өч этапта
      2015 елда мәктәп тәмамлаучылар һәм абитуриентлар БДИны өч этапта тапшырачак. Расписание проекты әзерләнгән һәм килештерү уза, дип хәбәр итә "Интерфакс". 2015 елда беренче имтиханны февраль аенда бирәләр: вузларга укырга керергә теләүчеләр һәм 10нчы сыйныфта география буенча программаны тәмамлаган 11нче сыйныф укучылары өчен география һәм рус теле буенча БДИ беренче тапкыр...
    • 16 октябрь 2014 - 12:33
      Мәдәни көндәлек
      Агымдагы уку елы дәвамында "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" республика мәдәни-мәгариф проекты гамәлгә ашырылачак. Беренче сыйныф укучыларын мәдәни кыйммәтләр белән таныштыруны максат итеп куйган проектны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән ТР Мәдәният министрлыгы оештыра. Аны эшләүче һәм рәсми сайт (культурный дневник.рф, diary-culturе.ru) авторы - "Татармультфильм" берләшмәсе. ТР мәктәпләренең...
    • 16 октябрь 2014 - 12:31
      Автобус сынау үтә
      "КАМАЗ-Марко" ҖЧҖ Бразилиянең Marcopolo фирмасы белән берлектә мәктәп автобусының беренче прототибын эшләгән. Автобусның двигателе дизель ягулыгы белән эшли. Салонында утыру өчен - 21 урын (18е - балаларга, икесе - озатучыларга, берсе - автобус йөртүчегә). Утыргычларның зурлыклары һәм геометрик формалары үзенчәлекле. Автобуста балаларның мәктәп букчаларын кую өчен махсус киштәләр, аяк кую...
    • 16 октябрь 2014 - 12:31
      Җинаятьләр кими
      Полициянең Чаллы гарнизоны агымдагы 9 айда 100 процент нәтиҗәле эшләде. Бу хакта эчке эшләр идарәсендә узган киңәшмәдә әйттеләр. Аеруча "Үзәк" һәм "Комсомол" полиция бүлекләре алдынгылар рәтендә. Хисап чорында Чаллыда 5 мең 226 җинаять теркәлгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 38гә ким. Талау нияте белән һөҗүм итү очраклары ике...
    Реклама