Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 21 октябрь 2014 яңалыклары

    • 21 октябрь 2014 - 12:45
      Айфоннар гамәлдән чыга
      2015 елның 1 январеннан Россиядә яңа канун гамәлгә керә. Аның нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә барлык төрдәге айфоннарны куллану тыела. Әлеге закон илебез гражданнары турындагы шәхси мәгълүматларны Россиядә генә саклауны күздә тота. Хәзергә һәр iPhonдагы iCloud хисап программасы файдаланучы турындагы барлык мәгълүматларны АКШтагы махсус серверларга тапшыра. Кызганычка каршы, Apple компаниясенең Россиядә...
    • 21 октябрь 2014 - 12:44
      Күчерергә онытмагыз!
      26 октябрь көнне төнге 2дә сәгать телен бер сәгатькә кирегә күчерергә кирәк. Бу кышкы вакытка күчеш Россия Федерация Советы раслаган закон нигезендә башкарыла. Шуннан соң илебездә сәгать телләрен башка күчермәячәкләр. Без, татарстанлылар, Мәскәү вакыты белән яшәячәкбез. Күрше Удмуртия Республикасы һәм Самара өлкәсендә бездән бер сәгать алда торачаклар. Шунысы үзенчәлекле: 9...
    • 21 октябрь 2014 - 12:39
      Трамвайлар яңа юлдан йөрер
      Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев яңа трамвай юлы төзелеше белән танышты. Күчмә киңәшмәдә Рәис Беляев урамыннан Яр Чаллы проспекты буенча беренче трамвай 25 декабрьдә узачак дигән шатлыклы хәбәр дә яңгырады. Наил Мәһдиев әлеге төзелешнең әһәмиятен ассызыклап, берничә тәкъдим дә ясады. Аның беренчесе "Медицина шәһәрчеге" тукталышындагы җир асты кичүенә кагыла....
    • 21 октябрь 2014 - 12:38
      Кагыйдә бозсаң, штраф түлә!
      Юл-транспорт һәлакәте дәүләт автоинспекциясендә агымдагы елның 9 аенда башкарылган эшләргә багышланган матбугат конференциясе үтте. Чаллының баш инспекторы Радий Кадиков журналистлар белән очрашуда шәһәргә тиздән "Автоураган" контроль системасы кайтарылачагын хәбәр итте. Бу система Казанда уңышлы эшли: юлның 4 полосасындагы хәрәкәтне контрольдә тота, камерага эләккән техниканың дәүләт теркәү номерларын "таный", эзләү буенча...
    • 21 октябрь 2014 - 12:09
      Диспансерлы тикшерү бара
      Авыруны никадәр алданрак ачыкласаң, ул дәвалауга тизрәк бирелә. Шушы максаттан, соңгы елларда бөтен ил күләмендә халыкның сәламәтлеген бушлай тикшерү, ягъни диспансерлаштыру оештырыла. Исегезгә төшерәбез: үзе беркетелгән медицина учреждениесендә һәр кеше өч елга бер мәртәбә түләүсез диагностик тикшерү үтәргә хокуклы. Бүген шәһәребезнең барлык шифаханәләре дә түбәндәге яшь категорияләренә һәм әлеге медицина...
    • 21 октябрь 2014 - 09:49
      Яңа мәчет төзелә
      Чаллыда яңа мәчетләр төзү планлаштырыла. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ошбу хакта болай дип белдерде: "Шәһәр киңәя бара. Яңа микрорайоннарда яшәүчеләргә хәзерге вакытта сафта булган мәчетләр ерагая. Шуңа күрә без шәһәр хакимиятенә яңа гыйбадәт йортлары төзелеше өчен җир участоклары сорап мөрәҗәгать иттек. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, өч мәчет өчен җир...
    Реклама