Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 12 ноябрь 2014 яңалыклары

    • 12 ноябрь 2014 - 10:43
      Мосафирларга – юл мәчетләре
      Уфага кылган сәфәреннән кайтышлый мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Актаныш һәм Минзәлә районнары чигендә урнашкан "Нур" мәчетенә тукталды. Ул мәчетне салган Ренат Нуртдинов, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин белән очрашты. Әлеге иман йорты Казан-Уфа юлы өстендә, Татарстанның Актаныш районына караган Пучы һәм Әнәк авыллары арасында мосафирларга гыйбадәт кылыр өчен...
    • 12 ноябрь 2014 - 10:42
      Чаллыда “Мәгариф. Карьера-2014” күргәзмәсе эшли
      "ЭКСПО-КАМА"да XVIII бөтенроссия махсуслаштырылган "Мәгариф. Карьера-2014" күргәзмәсе эшли. Анда чыгарылыш сыйныф укучылары Чаллы, Татарстан, Россиянең 50дән артык югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе белән таныша ала. Күргәзмә 14 ноябрьгә кадәр эшли.
    • 12 ноябрь 2014 - 10:41
      “Профи-край” бөтенроссия олимпиадасы
      26нчы гимназия һәм 79нчы лицей-интернатның математика укытучылары Любовь Баева һәм Нәсим Шәфыйковлар "Профи-край" бөтенроссия олимпиадасы призерлары булдылар. Олимпиаданың финалында 37 өлкәдән килгән 2,5 мең укытучы, шул исәптән, Австралия, Белоруссия, Болгария, Германия һәм Казахстан мөгаллимнәре катнашты.
    • 12 ноябрь 2014 - 10:41
      Яшь математиклар уңышы
      Югары сыйныф укучылары өчен Саров шәһәрендә үткәрелгән XVIII халыкара математика турнирында Татарстан укучылары командасы юниор лигасында кече кубок яулады. Яшь математикларның икесе Чаллының 26нчы гимназиясе укучылары Яков Шубин һәм Рәсүл Хәкимуллин.
    • 12 ноябрь 2014 - 10:28
      Гөлүсә ГАЙНЕТДИНОВА: “Мәңгелеккә барасыбызны уйласак иде”
      Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова быел иң зур хыялын тормышка ашырды. Ул Согуд Гарәбстанына барып, хаҗ кылып кайтты. Гөлүсә ханым газета укучыларыбыз белән изге җирләрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Игътибарыгызга шул әңгәмәне тәкъдим итәбез. - Гөлүсә ханым, бу изге сәфәргә күптән җыендыгызмы? - Мөмкинлеге,...
    • 12 ноябрь 2014 - 08:09
      Шәфкатьлелек алиһәсе
      Театр - кием элгечтән, ә шифаханә регистратурадан башлана дисәм, һич ялгыш булмас. Чөнки табиб янына килгән һәркемне беренчеләрдән булып, шушы бүлек хезмәткәрләре каршы ала. Авыруы көчәеп, төшенкелеккә бирелгәнен дә, канәгатьсезлек күрсәтеп, дорфаланып кычкырганын да нәкъ менә алар тынычландыра һәм бөртекләп аңлатып, тиешле белгечкә озата. "Холкыңа шәфкатьлелек һәм сабырлык хас булмаса,...
    • 12 ноябрь 2014 - 07:43
      Тогай чүплеге чистарачак
      Яр Чаллы чүплекләр территорияләрен культивацияләү буенча федераль программага кертелде. Тогай чүплеген санитар чистарту буенча 2013 елда туктатылган культивацияләү программасын тормышка ашыруга Россия Федерациясе бюджеты 168 млн сум акча бүлеп бирәчәк. Алынган финанс чаралары тулысынча әлеге чүплек территориясен тәртипкә кертүгә һәм әйләнә-тирә мохитның экологиясен чистартуга сарыф ителер дип планлаштырыла. Шәһәр башкарма...
    • 12 ноябрь 2014 - 07:36
      Ике арада дуслык ныгый
      Чаллыда ял көннәрендә авыл хуҗалыгы продуктларын сату буенча ярминкәләр оештыру традициягә әйләнде. Дүшәмбе көнне Азатлык мәйданында Белоруссия товарын сату буенча ярминкә эшли башлады. Төрле төстәге палаткаларда кием-салым, азык-төлек товарлары урын алган. Халык иртәдән кичкә кадәр шунда агыла. Белоруссиядә хезмәт хаклары безнекенә караганда күпкә югары, күрәсең, шуңадыр инде товарларның да бәясендә...
    • 12 ноябрь 2014 - 07:03
      Торак- коммуналь хуҗалыгы өчен имтихан
      Ноябрьдә торак-коммуналь сферада хезмәт күрсәтүче идарә итү компанияләрен лицензияләү башлана. Төбәкара җитәкчеләр белән аңлату эшләре инде үткәрелде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте. Яңа кагыйдәләр буенча, әгәр идарә итү компаниясе бер йорт буенча ике административ шелтә ала икән, ул идарә итү хокукыннан азат ителә. Шундый йортлар 15...
    Реклама