Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 3 декабрь 2014 яңалыклары

    • 3 декабрь 2014 - 12:42
      Бу юлы уңыш елмаермы?
      7 декабрьдә Мәскәүдә "Татар кызы- 2014" беренче бөтенроссия конкурсы үтә. Чаллыдан бәйгедә "КАМАЗ" ААҖ хезмәткәре Альбина Ситдыйкова катнаша. 2013 елда Альбина "Сабантуй гүзәле" конкурсында җиңү яулаган иде.
    • 3 декабрь 2014 - 12:34
      Спортчыбыз казанышы
      Магнитогорскида узган тхэквондо буенча бөтенроссия турнирында Чаллы кызы Александра Кустовская беренче урынны яулады. Хәзер ул киләсе елда булачак пхумсэ буенча Россия беренчелегенә әзерләнә.
    • 3 декабрь 2014 - 12:33
      Урынбасарлар эшләреннән китте
      Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкарган Рафаил Кыямов белән Рамил Хәлимов үз теләкләре белән эштән киттеләр. Хәзер алар идарә башлыклары булып хезмәт куялар. Рамил Хәлимов вакытлыча социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын да башкара.
    • 3 декабрь 2014 - 12:24
      ХЕЗМӘТЕ БЕЛӘН ХӨРМӘТЛЕ
      Шәһәрдәшебез Ленар Гомәровның хат ташучы булып эшләвен белгәч, бер мизгелгә гаҗәпсенеп тә калдым. Чөнки газета-журналлар тулы сумкасы никадәр генә авыр, хезмәте мәшәкатьле һәм җаваплы булмасын, безнең илдә гомер-гомергә хат ташучы хезмәтен хатын-кызлар башкара. Ленар эшли торган 25нче элемтә бүлеге башлыгы Марина Калинина әйтүенчә, альтернатив армия хезмәтендәге егетләрне исәпкә алмаганда, Ленар...
    • 3 декабрь 2014 - 12:06
      Без – китаплы халык
      Без, татарлар, борын-борыннан аң-белемгә омтылган халык. Тарихтан билгеле булганча, һуннар заманында ук тамгалар белән ташка билгеләр чокып язганнар, үзләреннән соң фикер калдырырга тырышканнар. Бөек Болгар ханлыгы чагында ук инде гади кешеләрне укый-яза белергә өйрәткәннәр. Ислам дине кабул ителгәч, мәдрәсәләр ачылган. Ә белем алу өчен китап-әсбаплар кирәк булган. Татар телендә басылган...
    • 3 декабрь 2014 - 12:00
      Сак булыгыз!
      5 декабрьгә кадәр Татарстан территориясендә Атлантика циклоны хакимлек итәчәк. Шул сәбәпле, һава торышы шартлары сизелерлек начарлану көтелә. Татарстан синоптиклары көчле буран һәм юлларда кар көртләре барлыкка килүне фаразлый. Термометр баганалары төнлә һәм иртән 17-22, урыны белән 25 градус салкынны күрсәтәчәк. Көндез 12-17 градус салкын булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит...
    • 3 декабрь 2014 - 11:55
      Башың җылыда булса, менингит читтә йөрер...
      Алда кышкы салкыннар. Фатирларыбыз әйбәтләп җылытылса, урамга чыкканда, яхшырак киенсәк, туңмабыз, шәт. Хәер, җылы туннарны, мехтан эшләнгән, бәйләгән баш киемнәрен күпләребез инде һава бераз салкынаюга ук кия башлады. "Башың-аягың җылыда булса, авыру читтә йөрер" дигән сүзләр бит халык теленә юкка гына кермәгән. Бу нисбәттән, карлы-буранлы кыш көннәрендә дә җилбәзәкләнеп, урамда...
    • 3 декабрь 2014 - 11:21
      Игелек кылыйк
      Соңгы елларда физик мөмкинлекләре чикле егет-кызларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышлардан җиңү арты җиңү яулап, Чаллыбызны данлыйлар. Шулай тормыштан ямь табып, күпләргә үрнәк булып гомер итәләр алар. Шунысы игътибарга лаек, хөкүмәт тарафыннан да инвалидларга игътибар артты. Соңгы 4 елда Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлы мохит булдыру өчен 256,5 млн сум акча...
    • 3 декабрь 2014 - 09:08
      КИЛГӘН КУНАКЛАР ДА ТӘРТИПЛЕ БУЛСЫН ИДЕ
      Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев киңәшмәдә катнашучыларны үткән атнада булган мөһим вакыйгалар белән таныштырды. Чаллы эшмәкәрләре белән очрашуда товар-продукция эшләп чыгару күләмен арттыру юллары билгеләнде. Мебель җитештерү фабрикасы ачу әнә шундый максатларның берсе. "Күршедәге Алабугада Европада иң куәтле агач эшкәртү комбинаты була торып, йорт җиһазлары ясамасак, гафу итмәслек хата...
    • 3 декабрь 2014 - 09:07
      Чаллыга Россия хөкүмәте рәисе килде
      Кичә шәһәребезгә Россия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев эш визиты белән килде. Ул "Форд Соллерс-Чаллы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә булды. Бу көнне биредә "Ford EcoSport" автомобилен серияләп җитештерә башладылар. Шул ук көнне хөкүмәт җитәкчесе Дмитрий Медведев Россия базарын автомобиль техникасы белән тәэмин итүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Россия автомобиль базарында 2012 ел азагыннан...
    Реклама