12 декабрь 2014 яңалыклары
-
12 декабрь 2014 - 11:43Солдатларыбызга “КАМАЗ”дан күчтәнәч"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте вәкилләре Марий Илендәге хәрби частьтә булып кайттылар. Биредәге ракета частендә 165 чаллылы хәрби хезмәт үтә. КАМАЗның 45 еллыгы уңаеннан егетләргә бүләкләр тапшырылды. Автомобильләр заводының үзешчән сәнгать коллективы концерт күрсәтте.
-
12 декабрь 2014 - 11:42”Өй клоуннары”на – 210 мең сумЧаллының "Волонтер" үзәге "Өй клоуннары" проекты өчен Россия Президентының 211072 сум грантына лаек булды. Бу акча 15 аутист бала белән 150дән артык чара үткәрүгә, шәхси программалар эшләүгә һәм канцелярия товарлары, бәйрәмнәр өчен киемнәр алуга тотылачак.
-
12 декабрь 2014 - 11:41“Жигулевск капкалары” сезне көтәКартиналар галереясендә Самара рәссамнарының "Жигулевск капкалары" дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Анда гүзәл табигатькә багышланган пейзажлар зур урын алып тора. Күргәзмә 11 январьга кадәр эшли.
-
12 декабрь 2014 - 09:30Үз кояшымны үзем кабыздымБезнең сәхифәне һәрдаим көтеп алучы кадерле укучыларыбызны бу юлы да кызыклы очрашу көтә. Ниндидер сәбәпләр аркасында, язмышлар ярында япа-алгызы басып калганнарның йөрәк түрендә нинди хисләр, кичерешләр ята? Гомумән, нәрсә соң ул ялгызлык? Язмышыңа язган халәтме, әллә инде белеп һәм белмичә үз кулларың белән кылган ялгышлыкмы? Аннан котылу чарасы, ягъни дәва...
-
12 декабрь 2014 - 09:27Мәктәп картасы кертеләЧаллы һәм Түбән Кама мәгариф учреждениеләрендә 2015 елдан "Мәктәп картасы" проекты гамәлгә ашырыла башлый. Әлеге тәҗрибә проектын сынау Татарстанда узган елның апрелендә Яшел Үзәннең 12 мәктәбе һәм 19 өстәмә белем бирү учреждениесендә башланып киткән иде. "Мәктәп картасы" проектына тагын 96 мәктәптән 70 мең укучы, 67 өстәмә укыту оешмасы, 8 мең...
-
12 декабрь 2014 - 08:44Юл читендә калдырмагыз!10 декабрьдә Чаллының юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары проспектлардан 22 машинаны эвакуатор белән алып киткәннәр. "Ел башыннан калабызда машина кую кагыйдәләрен бозучыларга карата 4 меңнән артык административ материал әзерләнгән. Тиешсез урынга куелган 940 транспорт чарасы штрафстоянкага озатылды", - ди юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе башлыгы урынбасары Айдар Мәгыйзов. Бу атнаның 4 көнендә...
-
12 декабрь 2014 - 08:38Төп канунга – 21 елБүген, 12 декабрьдә Россиядә илнең төп кануны - Конституция кабул ителүгә 21 ел тулды. Яңа Россиянең күтәрелеш чорында кабул ителгән Төп законы Кеше хокукларын һәм ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция дәүләтебезнең демократик тәртибен, сәяси һәм икътисадый нигезен билгеләде, чын федерализмның һәм җирле үзидарәнең үсеш юлларын күрсәтте. Билгеләнгән...
-
12 декабрь 2014 - 08:35КАМАЗ – ил горурлыгыРоссияне, Татарстанны, Чаллыны КАМАЗдан башка күз алдына да китереп булмый. Ул Кама буенда урнашкан ак калабызның символына әйләнде. Чит илләрдә дә Татарстанны автогигант аша беләләр. Ул 1969 елда йөк машиналары җитештерүче заводлар комплексы буларак барлыкка килде. 1990 елда акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелде. 45 еллык юбилей көннәре якынайган саен, шанлы төзелеш,...
-
12 декабрь 2014 - 08:33Хәтер сандыгыннан ядкәрләрВакыт уза. Бакыйлыкка күчкән кешеләр белән алар яшәгән чор, тормыш мизгелләре, истәлекләр дә китеп бара. Шигырь юллары белән әйткәндә: Картаябыз, тиздән безне акбүз атлар алып, Зәңгәр күккә таба элдерер... Вакыт узгач кына җаннарыбыз, Йолдыз булып җиргә сибелер. Һәр әдипнең укучысына әйтер сүзе әсәрләренә генә дә сыеп бетми, ә калганы, вакыт...