24 декабрь 2014 яңалыклары
-
24 декабрь 2014 - 10:00Мөселманнарга сөенечЧаллыда мөселманнар өчен көтеп алынган вакыйга булды. Яңа шәһәрнең 27нче бистәсендә Хәләл үзәк ачылды. Мондый ислам кануннарына нигезләнгән сәүдә йорты Татарстаныбызда бердәнбер. Биредәге барлык продукция дә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте хәләл комитеты сертификатына ия. Элек "Славянский базар" дип аталган бу бинаны хәзер танырлык та түгел. Аңа өстәмә янкорма төзелгән, залы...
-
24 декабрь 2014 - 06:35Мәүлид аена кердек2014 елның 23 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай - рабигыль әүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Бу айның 12нче көнендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вәсәлләм дөньяга килгән. Шуңа да бу чорда кешеләр хәленнән килгәнчә туганнарын, якыннарын, якын-тирәдәге карт-корыны, яшь-җилкенчәкне табынга җыя. Мәүлид ае ахырынача шулай бер-берсенә...
-
24 декабрь 2014 - 06:14Җурналистларны зурладыларКичә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясе кысаларында журналистлар белән очрашты. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде. Җурналистлар торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, муниципаль җирләрне бүлү проблемалары белән кызыксындылар. "Юл төзелешенә килгәндә, 2015 елда әлеге максатка Чаллы 1 млрд сум финанс ярдәме алачак. Яңа елда...
-
24 декабрь 2014 - 04:00Прокуратура “ятьмәсендә” – идарә компанияләреПрокуратура 6 идарә итү компаниясендә гомумйорт чыгымнарын законсыз рәвештә тиешле суммадан артык түләтү фактларын ачыклады. Закон бозучылар исемлегендә - "Ремжилстрой", "Электротехниклар", "Паритет", "Камстройсервис", "ДОМиКО", "Вилюй" ИК җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре. Прокуратура әлеге компанияләр җитәкчеләренә кимчелекләрен төзәтүне таләп иткән хатлар җибәрде һәм октябрь, ноябрь айларында гомумйорт чыгымнары өчен коммуналь түләүләрне кабат исәпләүне...