Шəhри Чаллы

31 декабрь 2014 яңалыклары

  • 31 декабрь 2014 - 16:45
    «КамАЗ-мастер» сынатмый
    Мароккода үтүче Africa Eco Race ралли-марафонының тәүге этабы төгәлләнде. Анда шәһәрдәшләребез, танылган спортчылар «КамАЗ-мастер» узышчылары да катнаша. Антон Шибалов экипажы финиш сызыгын өченче булып үтте. Шәһәрдәшләребездән торган икенче төркем турнир таблицасының дүртенче баскычында.
    532
    0
    0
  • 31 декабрь 2014 - 11:00
    Лаеклы ялдагы кешеләрне компьютер серләренә өйрәтәләр
    "Россия пенсионерлары союзы" иҗтимагый оешмасы проекты кысаларында Чаллыда лаеклы ялдагы кешеләрне компьютер серләренә өйрәтә. Шәһәрнең 7 мәктәбендә һәм "Нур" яшьләр үзәгендә 70 кеше укып чыкты. Аларга тантаналы шартларда сертификатлар тапшырылды.
    472
    0
    0
  • 31 декабрь 2014 - 10:00
    Наил Мәһдиев: Хөрмәтле чаллылылар!
    2014 ел тәмамланырга санаулы вакыт кына калды. Тиздән без иң якын кешеләребез белән бәйрәм өстәле артында яңа 2015 елны каршылыйбыз. Узып баручы ел безнең күңелләрдә матур хатирәләре - онытылмаслык вакыйгалары, матур традицияләре белән истә калыр. Без өй туйларын, балалар тууның артуын, талантларыбызның, спортчыларыбызның яңа җиңүләрен, хезмәт коллективларының казанышларын күреп сөендек....
    444
    0
    0
  • 31 декабрь 2014 - 08:52
    Шәһәрдәшләрне түбәндәге Яңа ел чаралары көтә
    Бәйрәм чаралары исемлеге: 31 декабрь, 19 сәгатьтә - "Зәңгәрсу кәҗәкәй" музыкаль-хореографик мюзиклы. 19 сәгать 30 минутта - "Кыш бабай һәм Кар кызы-2015" шәһәр бәйгесенең финалы. 20 сәгатьтә - Чаллы эстрада җырчыларының "Яңа ел төне көйләре" дип исемләнгән концерты. 22 сәгатьтә - Бәйрәм фейерверкы. 22 сәгать 10 минутта - "Рекорд" радиостанциясенең...
    499
    0
    0
  • 31 декабрь 2014 - 04:00
    Чаллы театры артисты драма бәйгесендә җиңде
    "Я­ңа та­тар пье­са­сы"­бәй­ге­се нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча Чал­лы­да яшәп иҗат итү­че дра­ма­тург, Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Бу­лат Сә­ла­хов "Яра­тыл­мый кал­ган яр­лар" пье­са­сы өчен Та­тар­стан мә­дә­ни­ят ми­нис­тр­лы­гы­ның мах­сус бү­лә­ге­нә ла­ек бул­ды. Бү­ләк­не тап­шы­ру тан­та­на­сын­да Бу­лат әфән­де үз га­дә­те бу­ен­ча ша­яр­тып та ал­ды: "Мин үзем­нең да­һи ак­тер бу­лу­ым ту­рын­да күп­тән­нән бе­лә идем ин­де. Ә ме­нә...
    403
    0
    0
Реклама