7 февраль 2015 яңалыклары
-
Чаллыда мультипликация үзәге ачыла
Чаллы IТ- паркында шәһәрдә беренче Мультипликация үзәге ачыла. IТ-академиядә анимацион фильмнар төшерергә балаларны 8 яшьтән өйрәтә башлаячаклар. Дәресләр 18 февральдән башланып, 2,5 ай дәвам итә.
-
Яңа утильләштерү программасы
Ford Sollers компаниясе февральдән башлап утильләштерү программасын яңартты. Ул 2015 елның 31 мартына кадәр дәвам итә. "Ford" машинасы алучы 50-190 мең сум акчасын янга калдыра. Узган ел шуңа охшаш программа буенча Ford Sollers 8 500дән артык автомобиль саткан.