Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 19 февраль 2015 яңалыклары

    • 19 февраль 2015 - 13:36
      Музыкаль тамашага рәхим итегез!
      24 февральдә "Энергетик" мәдәният сараенда "Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар" дип исемләнгән гадәти булмаган комедия була. Комедия театр артисты Раушан Шәриф сценарие буенча куелган. Анда Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Рәсим Низамов, яшь артист Азат Фазлыев, биючеләр катнаша. "Бу музыкаль комедияне Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез җылы кабул итте....
    • 19 февраль 2015 - 13:10
      Чаллыга – алтын медаль белән
      Ульяновскида грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Анда Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән спортчылар катнашты. "Витязь" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары Чаллы данын яклады. Киеренке көрәштә Марат Гарипов җиңү яулап, алтын медаль белән бүләкләнде. Аның тренеры - Данис Таһиров.
    • 19 февраль 2015 - 10:44
      Чаллы яшьләре фестивальгә җыелды
      Яр Чаллыда "Нур" һәм "Орион" яшьләр үзәкләре, шәһәрнең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә, Халыкара Туган тел көненә "Чаллы - Татар" дигән шәһәр фестивале үткәрелде. Әлеге чара татар теленең кулланылышын киңәйтү, укучыларда һәм студентларда ватанпәрвәрлек, толерантлык хисләре тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау максатын күздә тотып оештырылды. Фестивальдә мәктәп укучылары,...
    • 19 февраль 2015 - 09:00
      Заводта – спорт залы
      "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең ремонт-инструменталь заводында, спортны коллектив өчен уңайлы итү максатыннан, спорт залы ачарга карар кабул иттеләр. Моның өчен 100 квадрат метрлы бүлмә бирелде. Бүгенге көндә биредә төзекләндерү эшләре бара. Тиздән чишенү, юыну бүлмәсе әзер булачак, җилләтү системасы урнаштырылачак. "Предприятиенең административ бинасында яхшы спорт залы бар. Әмма заводтан монда йөрү...
    • 19 февраль 2015 - 05:11
      Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада
      77нче гимназия укучысы Айгөл Гатауллина татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында призлы урын яулады. Бу аның Татарстан күләмендәге туган тел бәйгесендә икенче җиңүе.
    • 19 февраль 2015 - 04:56
      Чаллыда меңенче сабый туды
      Быел Чаллыда бер меңенче сабый туган. Шушы көннәрдә ЗАГС хезмәткәрләре Паймухиннар гаиләсенә туу турындагы таныклык белән, меңенче бала дигән истәлек язуы да тапшырдылар. Малайга Денис дип исем куштылар. Калабызда соңгы вакытларда бала табучылар саны шактый артты. Әле гыйнвар ахырында гына 2015 елда шәһәрдә 500нче нарасыйның тууы хакында хәбәр бирелгән иде.Эшләр...
    Реклама