3 апрель 2015 яңалыклары
-
Шәфкатьлек кимеми!
2012 елда шәһәребездә "Эчебездә кояш" проектына старт бирелгән иде. Шуннан бирле әлеге проект авторлары төрле хәйрия чаралары уздыралар. Узган елның сентябрендә "Эчебездә кояш" проекты кысаларында Чаллыда беренче хәйрия кибете ачылды. Моннан тыш, 5 базар, 20 мастер-класс һәм башка чаралар оештырылды. ДЦПлы балаларга мультфильм күрсәтелде. Беренче кибеттәге товар сатудан 50 мең...
-
Кулланышта булган машиналарга бәяләр 40% ка арткан
Узган ел белән чагыштырганда, кулланышта булган машиналарга бәяләр 28% ка арткан. Әлеге саннарны "Автостат" аналитик агентлыгы хәбәр иткән. Чагыштыру өчен өч ел эчендә иң популяр булган автомобильләр китерелә. Мәсәлән, Ford Focusны 2014 елда 480-500 мең сумга алып булган. Хәзер исә бу модель 612 000 сум тора. Өчеллык Kia Rio машинасын...
-
Нәни Татарстанлы бассейнда баткан
Тайландның Пхукет дигән утравында ял иткәндә 3 яшьлек кыз су астына китә һәм берничә минут шунда була. Кызлары югалгач, ата-аналары аның кая китүен эзли башлый. Әмма бассейн төбеннән эзләп тапканда сабый инде комога китеп, аңын югалткан була. Ике көн кызның сәламәтлеге өчен җирле табиблар тырыша. Баш миенә басымны киметү өчен...
-
Китап укыйбызмы?
Белмим, кемгә ничектер, миңа компьютер аша романнар уку ошамый, җәмәгать! Кулга китапны тотулары да рәхәт бит. "Уку кешене күзле итә", "Укыган үлмәс, укымаган көн күрмәс" кебек халык әйтемнәре дә күпне сөйли. Китап турында бик күп танылган шәхесләребез дә канатлы сүзләр, шигырьләр язып калдырганнар. Интернеттан укыйбыз без, китап алган юк, дигән...
-
КАМАЗга – дәүләт ярдәме
Россия хөкүмәте автомобиль предприятиеләре булган субъектларга субсидия бирергә исәп тота. Бу хакта Премьер министр Дмитрий Медведев хөкүмәт утырышында хәбәр итте. "Без ике миллиард сум субсидияне Татарстан, Алтай төбәге, Самара һәм Тверь өлкәләренә бүләбез. Бу акчаны җирле төбәк хакимиятләре эшен югалткан һәм кыскартылуга дучар булган кешеләрне укытуга яисә вакытлыча эш урыннары...