8 апрель 2015 яңалыклары
-
Чаллы пенсионерларын компьютерда эшләргә өйрәтү курсларына чакыралар
Кичә Чаллыда быелгы уку елында соңгысы булган компьютер грамотасына өйрәтү төркеме ачылды. Бу уку "Россия пенсионерлары Берләшмәсе" иҗтимагый оешмасы һәм РФ Пенсия фондының "Өченче буын университеты" проекты кысаларында үткәрелә. Тукай районында яшәүче пенсионерлар да бу проектта катнаша ала, ягъни компьютерда эшләргә бушлай өйрәнергә мөмкин. Шунысы мөһим - уку шәһәрдә түгел,...
-
Планетадагы иң өлкән хатын-кыз кем?
116 яшьлек Гертруда Уивер вафат булганнан соң җир йөзендәге иң өлкән хатын-кыз титулына Мичиган штатыннан 115 яшьлек Джералиэн Тэлли лаек булды. Time.com хәбәр итүенчә, дөньяда Тэллидан да өлкәнрәк кешеләр бар, әмма алар туган көннәрен раслаучы документларны тапшыра алмаганнар. Джералиэн Тэлли озак яшәү өчен бервакытта да бернинди чара да күрмәвен әйтә....
-
Сәйдә Мөхәммәтҗанова: “Максатым – 1нче каналдан татар җырын җырлап күрсәтү иде”
Илебезнең 1нче каналындагы «Голос. Дети» тапшыруында Сәйдә Мөхәммәтҗанова татарча «Су буйлап» җыры белән чыгыш ясап, залны һәм жюрины гына түгел, ә социаль челтәрләрне дә таң калдырды. Беренче секундларда ук аңа остазлар Пелагея белән Дима Билан борылды. Пелагея исә җырдан соң аякка басып кул чапкач, җырны шундый оста башкару техник яктан...
-
Вакыт аз калды
Салым декларацияләрен тапшырырга теләүчеләр өчен санаулы көннәр калып бара. 30 апрельдә аның вакыты төгәлләнә. Әгәр узган ел өчен, әйтик, фатир сатып алып, НДФЛ буенча салым өлешен (вычет) алырга телисең икән, ул очракта мондый декларацияләрне ел дәвамында тапшырырга мөмкин, дип белдерде Министрлар Кабинетында булып узган брифинг барышында Татарстанның Салым хезмәте идарәсе...
-
Чаллыда мәгариф объектлары игътибар үзәгендә
Быел Чаллыда 1140 урынга исәпләнгән 6 балалар бакчасы төзелә, 6 мәктәпкә капиталь ремонт ясала. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев журналистлар белән бергә быел төзелүче балалар бакчаларында һәм капиталь ремонт барган мәктәпләрдә эшләрнең барышы белән танышты. "Яр буе" торак районында 36/9/1а адресы буенча төзелүче 114нче балалар бакчасында эшләр кызу темплар...