29 апрель 2015 яңалыклары
-
Белемегезне тикшерегез!
Россиядә "Тоталь диктант" проекты бара. Ул Казанда үтте инде. Чаллылылар әлегә үз белемнәрен www.totaldict.ru сайты аша сынап карый ала. Анда онлайн диктант язу мөмкинлеге булдырылган. Текстларны, гадәттә, танылган шәхесләр укый. Шушы көннәрдә проект кысаларында иң күп хата җибәрүче ачыкланган. 282 сүзлек диктантта ул 273 хата җибәргән.
-
"Адмирал" кузгаткан боз тукталды
Татарстан Прокуратурасы һәм Янгын күзәтчелеге идарәсе тарафыннан халык күп йөри торган объектлар тулысынча тикшерелеп бетте. Мондый тикшерүләр Казанның "Адмирал" сәүдә үзәге янганнан соң башланган иде.
-
Татар кызы – милләт күрке
Ир баланы тәрбияләп, ир-егет үстерәсең, кызны тәрбияләп милләтне үстерәсең, диләр халыкта. Әйе, милли асылыбызны киләчәк буыннарга тапшыру еш кына гүзәл затларыбызга йөкләнә.
-
Шәһәребез –“кызыл сызык”та
Май аенда Чаллы моношәһәрләргә ярдәм программалары кысаларында Мәскәүдә 6 проект тәкъдим итәргә әзерләнә. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте. "Әлеге программаларны тормышка ашыру 28,9 млрд сумга төшә. Бу исә Чаллыда 8 меңнән артык өстәмә эш урыны булдырырга мөмкинлек бирә", - диде ул. Татарстан Президенты...