5 май 2015 яңалыклары
-
Вакансияләр бар
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасына конкурс игълан ителде. Гаризалар 20 майга кадәр кабул ителә һәм 22 майда конкурска йомгак ясала. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Илдар Әхмәтгалиев киткәннән соң, февраль аеннан бирле әлеге вазифаны вакытлыча Илназ Газизуллин башкара. Шәһәр башкарма комитетында тагын ике җитәкче...
-
Төрек пластигын – Чаллыда
Төркиянең PAGDER ассоциациясе Чаллыда пластик әйберләр җитештерә башларга ниятли. Әлеге производство "Челны" индустрия паркында урнаша. Ассоциация җитәкчелеге, ТР Сәнәгать-сәүдә министрлыгы һәм "Еврогрупп" компаниясе (проектның инвесторы була) башлыгы Алексей Миронов арасында хезмәттәшлек турындагы өч яклы килешүгә кул куелды. Килешү Анкарада үткән Татарстан-Төркия сәүдә-инвестиция форумы кысаларында төзелде. Татарстан делегациясен ТР Президенты Рөстәм...
-
Табибларга ихтыяҗ туса
Шәһәр халкына вакытында медицина хезмәте күрсәтү максатыннан, 9, 11 май көннәрендә иртәнге 9 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр балалар һәм өлкәннәр шифаханәләрендә табиб-педиатрлар һәм участок терапевтлары кизү тора. 13 сәгатькә кадәр табибларны өйгә чакыртырга да мөмкин. 10 майда шифаханәләр эшләми. Балалар шифаханәләре табиб-офтальмологлары иртәнге 9дан 14 сәгатькә кадәр график буенча кизү...
-
Ярминкәләр узды
Узган ял көннәрендә Сарман трактында һәм Г.Камал бульварында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булды. Татарстанның 10 районыннан килгән товар җитештерүчеләр Чаллы халкына 200 тоннадан артык сыйфатлы ризык тәкъдим иттеләр.
-
“2014 ел менеджеры” бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Мәскәүнең Президент кунакханәсендә сәламәтлек саклау өлкәсендә "2014 ел менеджеры" бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
-
Җир асты кичүләре яңартыла
Татарстан хөкүмәте Чаллының җир асты кичүләрен капиталь төзекләндерү өчен 36 миллион сум акча бүлеп бирде.