8 май 2015 яңалыклары
-
Эшмәкәрлеккә ярдәм
"Лизинг-грант" программасы буенча дәүләт ярдәменә Чаллыдан 4 эшмәкәр өметләнә ала. Аларга 3,8 млн сум акча бирелергә мөмкин.
-
Сөембикә проспектын капиталь төзекләндерү
"Трест Камдорстрой" җәмгыяте Сөембикә проспектын капиталь төзекләндерүгә тендерда отты. Якын арада муниципаль контракт төзелергә тиеш. Май уртасында ремонт эшләре башланыр дип көтелә. Моның өчен республика бюджетыннан 660 миллион сум акча бүлеп бирелде.
-
Фонтан яңартыла
Быел, ниһаять, Энтузиастлар бульварындагы фонтанның су картасы, су әйләнеше системасы яңартыла. Комплексның үзәк бассейны төсле утлар белән бизәлә. Фонтанны музыкаль яктан да бизү планлаштырыла.
-
“Сугыш плакатлары. Бөек Җиңүгә юл” дип исемләнгән күргәзмә ачылды
Чаллы тарихы музеенда "Сугыш плакатлары. Бөек Җиңүгә юл" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда "Альфа-Банк" һәм "Комсомольская правда" газетасы бүләк иткән 50дән артык плакат урын алган.
-
Талантлы балаларга – хөрмәт
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев "Йолдызлык" телевизион фестивале җиңүчеләре белән очрашты. Күптән түгел Казанда фестивальнең суперфиналы булды. Анда Чаллыдан 89 талантлы бала катнашты. "Вокал" номинациясендә шәһәрдәшебез Роман Широких Гран-при алды, "Лик" балалар хореография студиясе, Абдул Разуев, Лия Әхтәмова, Эльмира Гыйльфанова беренче дәрәҗәдәге дипломант булдылар. "Сәйлән" халык бию ансамбле, Алисә...