10 май 2015 яңалыклары
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы шәһәр-районнарында зурлап билгеләп үтелде
9 май - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы Татарстаныбыз шәһәр-районнарында зурлап билгеләп үтелде. Бу күренешләр Актаныш район үзәгендә үткәрелгән бәйрәм тантасыннан төшерелде. Бу хакта тулырак алдагы санда чагылыш табар.
-
70 еллыкка 7:0
Россия хоккей җыелмасы Чехиядә узучы Дөнья чемпионатында очколар саны буенча "В" төркемендә янә лидер белән тиңләште. Бүген Олег Знарок җитәкләгән команда Белоруссия командасы белән очрашты. Бөек Җиңү көнендә Россия хоккей сөючеләре җыелмадан җиңү генә көтте. Хоккейчылар сынатмады: Бөек Җиңүнең 70 еллыгын символик бүләк ясады - 7:0 исәбе белән отты.