12 май 2015 яңалыклары
-
Җәзалар катгыйлана
Эчкән килеш руль артына утырган машина йөртүче кабат инспекторлар күзәтүенә теркәлгән, шулай ук медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан очракта, җинаять җаваплылыгына тартылачак.
-
Велосипедчыга да, җәяүлегә дә таләп бер үк
Чаллының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, алга таба җәяүлеләр юлының буеннан-буена бары тик ак-сары "зебра" гына төшереләчәк. Шулай итеп, велосипедчылар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренә китергән тупас хата төзәтелә. Эш шунда: зебра алдындагы пандуслар "уңайлы мохит" программасы кысаларында, инвалидлар һәм коляскалы әниләр йөрү өчен ясалган иде. Ләкин соңрак аларга велосипед рәсеме дә төшерелде....
-
Сак булыгыз – талпан энцефалиты!
Игътибар иткән булсагыз, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе 23 апрельдән республикада вируслы энцефалит һәм талпан бореллиозы таратучы талпаннарның активлашу сезоны башлану турында хәбәр иткән иде.
-
Рөстәм Миңнеханов Кытай вәкилләрен кабул итте
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов "Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе" компаниясе рәисе Юй Цзиньбо белән очрашты.
-
Татарстанда Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе була
Әлеге чара 26 июльгә билгеләнгән. Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе Балтач районы Борбаш авылында узачак.