29 май 2015 яңалыклары
-
Җиңү паркында физкультура дәресләре оештырылды
Чәршәмбе көнне бер шәхси клиника һәм сәламәтлек саклау идарәсе башлангычы белән Җиңү паркында физкультура дәресләре оештырылды. Тренер Владимир Ефремов йога, цигун, ушу буенча күнегүләр үткәрде. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар арасында БСМПның баш табибы Илдар Хайруллин, ветераннар госпитале баш табибы Ләлә Камалетдинова, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Елена Боенко һәм башкалар...
-
Эшмәкәрләр корылтайга әзерләнә
Чаллының сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләрнең III корылтаена әзерлек буенча киңәшмә булды. Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, эшмәкәрлеккә ярдәм бүлеге башлыгы Радмир Беляев, финанс комитеты рәисе Венера Иванова, сәүдә-сәнәгать палатасының сәнәгать предприятиеләре үсеше һәм кадрлар әзерләү буенча генераль директор Марат Байкиев һәм башкалар катнашты. Киңәшмәдә кече һәм урта эшмәкәрлеккә кредит...
-
Партия эчендә сайлаулар
Өч көн дәвамында Чаллыда "Бердәм Россия" партиясе эчендә сайлаулар узды. Анда катнашырга фирканең 84 әгъзасы гариза бирде. Алар барысы да сентябрьдә узачак шәһәр советына депутатлыкка кандидатлыкка дәгъва кылалар. Катнашучыларның 16сы хатын-кыз, 68е ир-егет. Праймеризның беренче көнендә Үзәк районда 30 кеше чыгыш ясады. Алар 5 минут эчендә үзләренең программалары белән таныштырдылар....
-
Чаллыда “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
27- 30 майда шәһәрдә 12нче тапкыр "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика бәйгесе уза. Илдә финанс-икътисадый кризис булса да, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның зирәклеге һәм акыллы сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә Татарстанда социаль программаларның берсе дә кыскартылмады. Республикада балаларның юллардагы куркынычсызлыгын тәэмин итүгә дә игътибар кимеми. Шушы көннәрдә Чаллы "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте...