5 июнь 2015 яңалыклары
-
“Президент белән бергә” спортта көчеңне сына!
"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабан туенда катнашырга әзерләнә. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән, Яр Чаллыда бәйрәм барган көннәрдә хәрәкәтнең җирле бүлеге "Спорт Татарстаны" дип аталган үз мәйданчыкларын оештыра. Әлеге мәйданчыкларда республикада яшәүчеләр ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карый алачак. Иң активларны истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары көтә....
-
Яшь талантлар – милләт киләчәге
Халыкара балаларны яклау көнендә Казан Кремлендә XV "Созвездие - Йолдызлык-2015" фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Аларны республика лидеры Рөстәм Миңнеханов үзе котлады. Чарада Рөстәм Нургали улы "Созвездие - Йолдызлык-2015" фестивалендә "Вокал", "Вокал ансамбльләр", "Вокал-соло", "Хореография", "Конферанс" номинацияләрендә барлык яшь төркемнәрендә беренче урыннарны (барысы 35 урын) алучыларга - фестиваль лауреатларына һәм...
-
Ford Fiestaны үзебездә җыялар
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы Форд Соллерс заводында яңа Форд Фиеста автомобильләре җитештерүне башлап җибәрү тантанасында катнашты. Чарага шулай ук Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Форд Соллерс президенты Тед Каннис, Форд Соллерс вице-президенты Адиль Ширинов та килгән иде. Тантаналы өлеш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов Форд Соллерс заводының җитештерү...
-
яңа “КАМАЗ-5350” машиналарын сыный башлыйлар
Мәскәү астындагы ябык полигонда "КАМАЗ" ААҖ, "ВИСТ Групп" ААҖ һәм Cognitive Technologies компаниясенең уртак проекты нәтиҗәсендә җитештерелгән яңа "КАМАЗ-5350" машиналарын сыный башлыйлар. Ике елдан соң серияләп чыгарылачак әлеге машиналар радар, видеокамера, элемтә системасы һәм компьютерлар белән җиһазландырылган.
-
Институт университет булырга лаек!
Шәһәребездәге бердәнбер мөстәкыйль югары уку йорты - Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институты үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. "Энергетик" мәдәният сараенда узган тантанага педагогия фәннәре кандидаты Фәйрүзә Мостафина җитәкчелегендәге коллективны котларга җитәкчеләр, укытучылар, студентлар килгән иде. Алар арасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Мәгариф һәм фән...