29 июнь 2015 яңалыклары
-
Велопрокатлар эшли
Велопрокатчылар ассоциациясенең чираттагы киңәшмәсендә спорт инвентарен прокатка бирүчеләр катнашты. Башкарма комитетның эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсе башлыгы Радмир Беляев әйтүенчә, бүгенгә Чаллыда 20дән артык пункт эшли инде. Анда төрле модельдәге 700дән артык велосипед тәкъдим итәләр.
-
Чаллыга ярдәм булыр
Шәһәргә коммерциянеке булмаган "Моношәһәрләр үсеше фонды" генераль директоры Сергей Карпов килде. Ул моношәһәрләргә ярдәм программасына кертелергә мөмкин булган 7 объект һәм аларга кагылышлы проектлар белән танышты. Әлеге проектларны тормышка ашыру өчен 30 миллиард сумга якын акча кирәк. Дәүләттән ярдәм килсә, Чаллыда 8 меңнән артык өстәмә эш урыны була.
-
Республикакүләм конференция
Июль башында Казанда "Бердәм Россия" партиясенең 23нче республика конференциясе була. Анда Татарстаннан килгән делегатлар праймериз нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты постына кандидатлар тәкъдим итәләр. Чаллыдан әлеге сәяси чарада 30 делегат катнаша. Алар арасында шәһәрнең төрле тармакларында эшләүчеләр: укытучылар, студентлар, иҗтимагый хәрәкәтләр вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр бар. Катнашучылар дүрт кандидат...