Шəhри Чаллы

1 июль 2015 яңалыклары

  • 1 июль 2015 - 06:04
    Саранскида велосипед спорты буенча Россия беренчелеге тәмамланды
    Саранскида велосипед спорты буенча 23 яшькә кадәрле егетләр һәм кызлар арасында Россия беренчелеге тәмамланды. Анда Чаллы спортчысы "Яр Чаллы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән "РусВело" командасы узышчысы Айдар Зәкәрин (Илнур Зәкәринның энесе) 163 км га төркемләп узышуда бронза медальгә лаек булды. Тренеры - Гомәр Нуруллин.
    787
    0
    0
  • 1 июль 2015 - 06:02
    Укучылар саны арта
    Берничә ел элек мәктәпләрдә балалар саны кимегәч, алардагы буш урыннарны өстәмә белем бирү учреждениеләренә биргәннәр иде. Илдәге вәзгыять нәтиҗәсендә соңгы елларда Чаллыда да балалар туу яхшырды. Нәтиҗәдә, башта балалар бакчаларына, инде менә хәзер мәктәпләргә урыннар җитмәү проблемасы килеп туды. "Юл картасы" республика программасы ярдәме һәм үз мөмкинлекләребез белән шәһәр балалар...
    328
    0
    0
  • 1 июль 2015 - 05:59
    “Лизинг-грант” программасы буенча ярдәм
    Шәһәр Яр буенда берничә бизнесмен "3D-аттракцион" һәм "Рогатка" таганнарын урнаштырырга ниятлиләр. Быел 137 Татарстан эшмәкәренә "Лизинг-грант" программасы буенча 198 млн 225 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Шуларның җидесе Чаллыдан.
    769
    0
    0
  • 1 июль 2015 - 05:56
    Кама балалар медицина үзәгенең Г блогы эшли башлады
    Объектны ремонтлауга 1 млрд сумнан артык акча тотылды. Төзекләндерелгән бинада яңа туган балалар патологиясе бүлекчәсе һәм моңарчы ГЭС бистәсенең 8/14 йортында эшләгән балалар диагностика үзәге урнашкан.
    680
    0
    0
  • 1 июль 2015 - 05:48
    Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә йомгак ясалды
    Шәһәр мәгарифенең еллык эшчәнлегенә багышланган җыелышта бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә йомгак ясалды. 100 баллга имтихан тапшырган укучылар 8, 10, 19, 46нчы мәктәп, 26, 57, 61, 76, 77нче гимназия, 78, 84нче лицейдан. 76нчы гимназиядән бер укучы 2 фәннән - физикадан һәм информатикадан иң югары балл җыйган. Шулай ук 973 укучы БДИда...
    765
    0
    0
Реклама