16 июль 2015 яңалыклары
-
Питрауны бәйрәм иттек
Шушы көннәрдә чаллылылар христианнарның иң зур бәйрәмен - изге Гайсәнең шәкертләре Петр һәм Павелга багышланган Питрауны билгеләп үттеләр. Бәйрәм чаралары шәһәр ипподромында узды. Питрау - әһәмияте ягыннан, дини йола кысаларында гына калмыйча, керәшеннәр иң яратып, иң кадерле кунакларны чакырып, дуслар, туганнар белән аралашып бәйрәм итә торган чараларның берсе. Төп бәйрәм...
-
Ял көннәре арта
Балигъ булмаган балалы әти-әниләрнең еллык түләүле ялы озайтылырга мөмкин. Россия Дәүләт Думасы депутатлары шул хактагы канун проекты әзерләгән. Шул рәвешле, депутатлар РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертергә чакыра. Проект гамәлгә кертелсә, балигъ булмаган бер баласы булган әти-әниләргә - 3 көн, ике балага - 6, өч һәм аннан күбрәк бала булганда 9...
-
Эшлекле төшке аш
Икътисад фәннәре кандидаты, Россия Федерациясе Президенты каршындагы авыл хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясенең лаборатория мөдире В.Комаров "ИнноКам" инновацион-җитештерү үзәге федераль концепциясе турында сөйләде. Аның фикеренчә, Россиядә тиңе булмаган бу проект - төбәктә яшәү сыйфатының яхшыруына ирешү, тотрыклы үсеш моделе эшләү, Кама агломерациясе стратегиясе үсеше, акыллы икътисадка омтылу, кешегә эшләү һәм...
-
Шәфкатьлелек бәйрәме
Быел Чаллыда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм зурлап үткәрелде. Ләкин иң истәлеклесе, шәфкатьлелек һәм җылылык белән сугарылганы, минемчә, шахмат-шашка клубында оештырылганы булгандыр. Әти-әниләрсез калган балаларны гаиләләргә урнаштыру хезмәте һәм 74нче "Мәрхәмәт" балалар йорты белгечләре шәһәребездә һәм Тукай районы авылларында яшәүче тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен, чын мәгънәсендә, кабатланмас...
-
Стадион төзекләндерелә
"КАМАЗ" стадионында төзекләндерү эшләре башланды. Бөтен трибуналар сүтелде. Төньяк һәм көньяк трибуналарга металлдан эшләнгән җайлы конструкцияләр куелды. Административ-көнкүреш бинасының нигезе төзекләндерелә, анда спорт залы, медицина залы була. Төзекләндерелгән стадионда 6054 кеше рәхәтләнеп футбол карый алачак. Биредә физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез өчен дә уңайлыклар тудырыла. Бүгенге көндә мәйданны яшелләндерү, төзекләндерү эшләре...
-
Мәскәүгә - Сабан туена
Быел милли бәйрәмебез Сабан туе Мәскәүдә 18 июль көнне "Коломенское" паркында үтә. Аны берничә ел рәттән Безнең Чаллы каласы уздырырга ярдәм итә. Моның өчен шәһәр казнасыннан 3,6 миллион сум акча бүленде, узган ел бу максатларга 1 миллион 980 сум бирелгән иде. Димәк быел башкала Сабан туе зуррак масштабларда була. Милли...
-
200 миллионга Күзәтү тәгәрмәче
Чаллының Җиңү паркына 200 миллионлык күзәтү тәгәрмәче урнаштырырга ниятлиләр. 40 ел дәвамында хезмәт иткән тәгәрмәчләр заман таләпләренә инде җавап бирми, тузганнар. Аның Комсомол районындагысын күптән түгел генә алыштырдылар, чиратта тагын берсе тора. 22 июльдә Мәскәү белән Казан шәһәрләреннән архитекторлар килеп ял һәм күңел ачу паркын, Җиңү паркындагы мемориалны төзекләндерү буенча...
-
Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары
19 июльдә мөселманнар фаҗигале төстә гомере өзелгән танылган татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якупов (1963-2012) каберенә зиярат кылып, аның рухына багышлап догалар укырга ниятли. Чара Казан "Мөселман зираты"нда (Мамадыш тракты, 40) иртәнге 9.00 дә башлана. Әлеге чарада катнашырга теләүчеләр сәгать 8.30 да Апанай мәчетендә җыела....
-
Азан дәресләре
Иҗазәт - ул Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләренә һәм Ислам тарихындагы беренче мөәзин Билалга барып тоташучы чылбырны дәвам итүне раслаучы дини документ. Азанны дөрес әйтергә өйрәнүдән тыш, аны башкаруга кагылышлы гыйлемне дә үзләштерәләр.
-
Илмира яңадан Чаллыга күченергә булган
Татар эстрадасының якты йолдызы Ильмира Нәгыймова гаиләсе белән 9 ай Казанда яшәгәннән соң, яңадан Чаллыга күченергә булган. Анда тормыш иптәше, җырчы Руслан Кираметдиновның әти-әнисе фатирында яшәячәкләр. Intertat.ru хәбәрчесе шалтыратканда, йолдызлы гаилә күченү белән мәшгуль иде. - Казанда фатирны арендалап яшәдек. Бу акчаны "җилгә очты" дисәң дә була, шуңа күрә фатир...
-
Ашарга әзерлик Коръәнне истә тотып
Хәләллекне тормышка киңрәк кертүнең бер юлы - ошбу хакта халыкка күбрәк мәгълүмат бирү. 8 июльдә Чаллы "Хәләл-Үзәге"нең сатып алучылар почмагында әнә шундый бер чара үтте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Хәләл комитетының экспертлар бүлеге җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов ошбу базар сатучылары белән очрашты. Аның барышында күп кенә сорауларга җавап алынды....
-
Татар һәм төрек телләренең уртак яклары күп
Чаллыны, институтны бик ошаттык Бу - шәһәргә һәм аның бердәнбер мөстәкыйль югары уку йортына чит ил студентлары биргән бәя. Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтына уку йорты тарихында беренче тапкыр чит ил студентлары практикага килде. Истанбул университеты студентлары, булачак тюркологлар Сәмра Айгюль, Окан Гүләр һәм Сөмәя Чәнәр биредә бер ай...
-
“КАМАЗ-Мастер” Европаны шаккатырды
«КАМАЗ-Мастер» Бөекбританиядә Тизлек фестивалендә катнашты. Әлеге чара 1993 елдан башлап Британиянең Гудвуд шәһәрендә уздырыла. Чарага ел саен 190 меңнән артык тамашачы җыела. Аларны борынгы автомобильләрне һәм мотоциклларны күрү мөмкинлеге, яңа модельләр презентациясе, хәрби техникада иң яхшы спорт командалары узышлары җәлеп итә. "Бу безнең 10 тонналы КАМАЗ-4326 автомобиле өчен озын юл...