Зөлфиябез - Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Бүген мэриядә Чаллы шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев шәһәрнең барлык массакүләм мәгълүмат чараларыннан баш мөхәррирләр белән очрашты. Аннан сон фидакарь хезмәткәрләрне уңышлары белән тәбрикләп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында "Шәһри Чаллы" газетасының бүлек мөхәррире Зөлфия Галимова да бар. Аны ихластан котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!