22 июль 2015 яңалыклары
-
Татарстанга федераль ярдәм
Бүген Д.Медведев карары белән федераль бюджеттан Татарстандагы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү максатыннан 704,5 млн сум акча бүлеп бирелде. Бу акчалардан крестьян-фермер хуҗалыклары да файдалана ала.
-
Яңа шартлар
"КАМАЗ"да эшчеләрне социаль ипотека программасына теркәүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Хәзер чиратка басу өчен хезмәткәрнең заводта 5 елдан да ким эшләмәве шарт. Моннан тыш эшченең административ җаваплылыкка тартылмавы да мөһим. Шулай ук торак алырга теләүче 30% күләмендә беренчел кертем түләргә тиеш.
-
Фельдшер-акушерлык пункты төзелә
Элеватор тавы бистәсендә фельдшер-акушерлык пункты төзелә. "Сәламәтлек саклауны модернизацияләү" программасы буенча әлеге объект төзелешенә 3 миллион 376 мең сум акча каралган. Бүгенге көндә бина монтажланган, инженерлык челтәрләренә кушылган. Бина биләмәсен төзекләндерәсе генә калган. Әлеге социаль объектны август уртасында файдалануга тапшырырга җыеналар.
-
Зиһенлеләр бәйгедә
20 июль - Бөтендөнья шахмат көне. Ул ФИДЕ Халыкара шахмат федерациясе көне белән тәңгәл килә һәм инде 49 ел билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Этюд" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат буенча ветераннар турниры үтте. 80 һәм аннан да өлкәнрәк шахматчылар бәйгесендә 3,5 очко җыеп Валентин Кожедуб җиңүче булды. Шундый ук нәтиҗәгә ирешкән...
-
Безне кем йөртер?
Чаллыда пассажирлар йөртүгә конкурс игълан ителде. Анда шәхси эшмәкәрләр дә, транспорт компанияләре дә катнаша ала. Бу турыда хәбәр иткән шәһәр башкарма комтеты җитәкчесе Наил Мәһдиев сүзләренә караганда, конкурста катнашу өчен төп шарт - "Евро-5" стандартындагы техника булу кирәк. Ягъни пассажирлар ташучыларның паркларында 60тан да ким булмаган урынлы, газ ягулыгы белән...
-
"ТАТМЕДИА" биектә!
"Татарстан" журналы баш мөхәррире Артем Тюрин "ТАТМЕДИА" һәм журнал редакциясе әләмен Европаның иң биек ноктасына - Эльбрус тавы түбәсенә алып менде. Артем Тюрин тау түбәсен үзләштерүне Европаның иң биек ноктасы - Эльбрусның көнбатыш түбәсеннән башлаган. Ә бу - 5 462 метр! Шулай да биеклек буйсынган һәм шуның нәтиҗәсендә Татарстан журналистикасы...
-
Җиңү паркы нинди булыр?
Республика бюджетыннан Чаллы паркларын һәм скверларын төзекләндерүгә 136 млн сум бүленгән. Җиңү паркын реконструкцияләү өчен Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов 100 млн сум акча бүлеп бирде. Бүген Чаллыда " Шәһәрдә парк нинди булырга тиеш? Җиңү паркы үрнәгендә" дигән проект семинары үтә. Ачык фикер алышу нәтиҗәләре буенча паркны төзекләндерү өчен сайлап алынган...
-
Адресы үзгәрде
"Метро" мәдәни-мәгариф платформасы "Нур " яшьләр үзәгенә күчте. Төрле проектлар, күргәзмәләр, мәдәни кичәләр һәм концертлар үткәрелүче бу мәйданчык үткән елның сентябреннән бирле 9/12а йортында урнашкан иде. " Нур"да аренда өчен түләргә кирәк булмаячак, ләкин биредә бирелгән бина өч тапкыр кечерәк. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев "Метро" мәйданнарын арттырырга вәгъдә...
-
Акчаны кайтаралар
Балалар бакчасына түләүгә компенсацияләр алу өчен документлар кабул итү башланды. Белгечләр документларны сентябрь уртасына кадәр кабул итәчәк. Татарстанда балалар бакчасына түләүләр өчен ике төрле компенсация бирелә. Беренчесен барлык гаиләләргә дә түлиләр, аның суммасы гаиләдән бакчага йөрүче баланың ничәнче булуына бәйле: беренче балага ата-ана түләвенең 20 проценты, икенчесенә - 40, өченчесенә...
-
Чаллы һәрдаим алгарышта
Илдә, республика икътисадында киеренке хәл саклануга карамастан, Чаллыбыз һәрдаим үсештә. Берсеннән-берсе матур торак йортлар, спорт комплекслары төзелә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары сафка баса. Гомумән, һәр яңа проект шәһәр халкының яшәешен яхшыртуга, бүгенгесен тотрыклы, иртәгәсен өметле итүгә юнәлтелгән. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Чаллының социаль-икътисади үсеш йомгаклары шул хакта сөйли. Соңгы елларда...
-
Заманча стадионлы һәм парклы булырбыз
Җәй башында башланып киткән шәһәребезнең "КАМАЗ" стадионында ремонт эшләре кызу темплар белән дәвам итә. Биредә төзекләндерү белән бергә үзгәртеп төзү эшләре дә башкарыла. Инде стадионның көньяк һәм төньяк трибуналарны сүтеп, алар урынына металдан ясалган конструкцияләр куелды. Болардан тыш административ - көнкүреш бинасы булачак урынга нигез салынды. Хәзер анда төзүчеләр стеналарны...