23 июль 2015 яңалыклары
-
Daimler компонентлы яңа КАМАЗга тест-драйв
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте Казанда Daimler компонентлы яңа КАМАЗ автомобильләренә чираттагы тест-драйв оештырды. Теләгән һәркемгә "KAZANRING" автодромында КАМАЗларда йөреп карарга, презентацияләр белән танышырга һәм белгечләрдән кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин иде.
-
Чаллыдан Әтнәгә - мөселман Сабан туена
Әтнәдә Татарстан Диния нәзарәте балалар өчен мөселман Сабан туе уздыра. Әлеге бәйрәм 25 июль көнне "Чулпан" лагеренда үтә. Милли бәйрәм сәгать 10да башлана. Дини Сабан туйга Чаллыдан да барырга җыеналар. Шәһәребез мөхтәсибәте мондый тәрбияви чараларны һәрвакыт хуплый.
-
КАМАЗга 554 млн сум бирелде
Татарстанның газ-мотор ягулыгында эшләүче техникага күчү буена тырышлыгы чираттагы уңышка китерде - бу максатлар өчен республикага федераль бюджеттан 554 млн сум акча бүленде. Бу сумма бөтен килеш "КАМАЗ"га бирелә һәм автогигант республиканың барлык районнарын үзләренә кирәкле булган газ-мотор ягулыгында эшләүче техникалар белән тәэмин итәчәк.
-
Кошчылык кластеры төзелә
Шәһәребезнең икътисадына зур өлеш кертүче "Агрокөч" агросәнәгать холдингы Россиядә гаять зур булган кошчылык кластеры булдыра. Кластерның гомуми җитештерүчәнлеге елына 220 мең тонна кош ите һәм 128 млн данә инкубацион йомырка тәшкил итәсе. Чагыштыру өчен: хәзерге вакытта "Чаллы-Бройлер"ның еллык җитештерүчәнлеге - кош ите тере авырлыкта 100 мең тонна яки 86 мең...
-
Электр транспорты алу өчен акча бирелә
Россия Хөкүмәте "Сәнәгать һәм аның көндәшлеккә сәләтлелеген үстерү" дәүләт программасы кысаларында һәм кризиска каршы план нигезендә РФның 8 төбәгенә троллейбус һәм трамвай сатып алуга субсидия бүлеп бирә.Субсидияләр Татарстан, Карелия, Хабаровск крае, Самара, Сарытау, Свердлау, Мурманск өлкәләре һәм Санкт-Петербург каласы арасында бүленгән. Сүз 384 млн сум турында бара. Иң зур сумма...