Шəhри Чаллы

28 июль 2015 яңалыклары

  • 28 июль 2015 - 16:52
    “Президент белән бергә!” сайты эшли башлады
    "Президент белән бергә!" инициатив төркеменең бүгеннән үз сайты эшли башлады. http://vmeste.tatar сайты. Сайтка керүчеләр каршында иң элек Татарстанның картасы ачыла. Анда республикада булачак төрле чаралар тамгалар белән билгеләнгән. Әлеге тамгага басып, чарада катнашырга мөмкин. Үзегез барырга теләгән чараны билгеләп бара торган календарь да эшләнелгән. Моның өчен "Минем чаралар" ("Мои мероприятия")...
    343
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 16:46
    КБКга ике кандидат
    3 сентябрьдә "Чаллының С.П.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе" ЯАҖ акционерларының чираттан тыш гомуми җыены уза. Җәмгыятьнең күзәтчелек советы әгъзалары бертавыштан шундый карар кабул иткән, дип хәбәр итә Катыргы-кәгазь комбинаты матбугат хезмәте. Җыелышта комбинатка яңа генераль директор сайлау турында сүз барачак. Искәртеп үтик: 10 июльдә халык предприятиесе җитәкчесе, ТР Дәүләт...
    582
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 16:41
    Болгарда Коръән укучылар бәйгесе
    Болгарда мөселман яшьләре форумында Коръән укучылар арасында конкурс узды. Искәртеп үтик, форумга Татарстаннан, шулай ук Россиянең, нигездә, Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәм Кырым Республикасыннан 18-30 яшьтәге 100гә якын егет һәм кыз килгән иде. Мөселман яшьләре арасында элемтәләр булдыру, бабаларыбыз Ислам кабул иткән тарихи җирдә рухи мирасыбызны җиткерү максатыннан оештырылган...
    596
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 15:01
    Ярминкәгә барыйм дисәң...
    Спасс ярминкәсе барган көннәрдә ПАК-Инвест компаниясе Алабугага автобуслар йөрү расписаниесенә үзгәрешләр кертә. Бу рейслар саны арту белән бәйле. Исегезгә төшерәбез, ПАК-Инвест автобуслары Сөембикә проспекты буйлап барлык тукталышларда туктап хәрәкәт итә. Алабугага бару бәясе 60 сум. ПАК-Инвест автобуслары расписаниесе: Чаллыдан Сөембикә тукталышыннан китә: 6.20; 6.50; 7.40; 9.00; 10.00; 10.50; 11.20; 13.10;...
    672
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 14:50
    Яңа трамвайлар кайта
    Хәбәр иткәнебезчә, Татарстанга Россия хөкүмәте электр транспорты алу өчен 160 миллион сум акча бирде. Шушы суммадан Чаллыга да өлеш чыкты: шәһәребезгә 10 яңа трамвай кайтарыла. Башкалабыз Казанга да 10 трамвай һәм 40 троллейбус сатып алына, Әлмәт шәһәренә 5 троллейбус кайта. Трамвай турында сүз чыккан икән шуны да өстәп әйтик, шәһәр...
    740
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 14:34
    Юллар, сукмаклар – төзекләндерелә
    Яр Чаллы проспектында һәм 59, 48 бистәләрдә җәяүлеләр сукмакларын төзекләндерә башлыйлар. "Шәһәр автомобильләре юллары" предприятиесе хезмәткәрләре проспектта күптән барлыкка килгән тирән тәгәрмәч эзләрен тигезләячәк. Эш Королевтан алып Нариман урамына кадәрге арада башкарыла. Бу атнада юл төзүчеләр 27/14 йорты һәм 48 бистәдәге мәчет янындагы җәяүлеләр сукмакларын ремонтларга тотыналар. Шушы көннәрдә генә...
    719
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 11:03
    Илем, туган җирем белән горурланам!
    29 июль көнне 19.00 сәгатьтә "Энергетик" мәдәният сараенда Чаллы шәһәренең 85, Татарстанның 95 һәм Чаллы элеваторының 100 еллыкларына багышланган зур бәйрәм концерты уздырыла. Чарада мәдәният сарае каршында эшләп килүче ансамбльләр, аерым җырчылар белән бергә танылган артистлар - Илгизәр Мортазин, Наил Әнәсов, Риназ Әхмәтов, Илсур Шиһапов һәм башкаларның катнашуы көтелә. Концерт...
    354
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 10:45
    5 августа билгеле була
    Күпфатирлы торак милекчеләренең берләшмәсе хисап-сайлау киңәшмәсен үткәрү көнен билгеләде. Ул мэрия бинасында 5 нче августа узачак. Анда берләшмәнең хәзерге рәисе Лариса Умеркаева узган елда башкарылган эшләр турында чыгыш ясаячак. Аңа кадәр шәһәрнең барлык районнарында да гомуми җыелышлар үтеп бетәргә тиеш.
    872
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 10:35
    Әйдә барыйк, Дөнья чемпионатын карыйк.
    Казанда уза торган су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатына Чаллыдагы оешма-предприятиеләр үзләренең хезмәткәрләрен сәфәргә җибәрә башлады. Билет бәяләрен үзләре түләп, оешма хисабыннан бирелгән автобусларга төялеп Кәгазь-катыргы комбинатының 96 эшчесе барып кайтты. Дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышларны барып карар өчен КАМАЗ җәмгыяте дә 100 хезмәткәренә билетлар сатып алды. 50 эшче инде шушы көннәрдә...
    582
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 09:59
    Хезмәт хакы 2,5%ка арта
    2015 елның 1нче сентябреннән "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең барлык оешмаларында һәм бүлекләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең минималь хезмәт хакы 2,5 %ка артачак. Тиешле боерык-карарны җәгыятьнең генераль директоры Сергей Когогин һәм профком рәисе Александр Васильев имзалады. Бердәм тариф системасы нигезендә хезмәткә түләүдә минималь тариф ставкасы 5 970 сумнан 6 120 сумга артачак, бу 2,5...
    399
    0
    0
Реклама