7 август 2015 яңалыклары
-
Ипекәйле булырбыз дип ышандыра авыл
Татарстан басуларында киеренке урак өсте. Кояшлы коры көннәрнең һәр сәгатен, һәр минутын файдаланып калырга ашыга игенче. Иртә яздан алтын көзгә кадәр күз текәп, маңгай тире түгеп үстергән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу дәүләт дәрәҗәсендәге иң мөһим бурыч итеп куела. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов урып-җыюның барышы белән һәрдаим кызыксынып тора. Соңгы ике...
-
Селфи кайгы китермәсен
Селфи - бу сүзләрнең мәгънәсен инде яшьләр генә түгел өлкәннәр дә бик яхшы белә. Соңгы вакытларда үз-үзеңне фотога төшереп социаль челтәрләргә кую шул кадәр популярлашып китте, аның белән хәтта югары даирә җитәкчеләр дә мавыга башлады. Тарихка күз салсак, беренче селфи 1900 елда Кодак маркалы фотокамералар барлыкка килгәч төшерелә башлый. Кешеләр...
-
Эшмәкәрләр мохтаҗларга булыша
Шәһәребездә иҗади хезмәтләргә игътибар артканнан арта бара. Яшьләр төрле проектлар эшлиләр, аларны гамәлгә ашыру юлларын да, җәмәгатьчелек белән бергә эзлиләр. Шушы көннәрдә " Татарстан" кунакханәсендә Чаллыда беренче тапкыр социаль ярминкә оештырылды. Әлеге чара кысаларында коммерцияле булмаган оешмаларга юнәлдерелгән социаль проектлар тәкъдир ителде. Аның максаты социаль эшмәкәрлекне үстерүгә булышу. Бу үзенчәлекле...
-
“Бигеш” халыкара аэропортына ремонт ясалачак.
Моның өчен федераль казнадан 800 миллион сум акча бүленеп бирелә. Бу акчага аэровокзалның пассажирлар өчен көтү залы, очыш полосасы төзекләндерелә. "Бигеш"тә мондый колачлы ремонт 40 ел элек башкарылган. Моннан тыш 2018 елда илебездә футбол буенча Дөнья чемпионаты узган вакытта безнең һава аланы запас аэропорт булып торачак.
-
Яңа юлдан йөрербез
М-7 федераль трассасы киләчәктә Чаллыны әйләнеп узачак. Татарстан Республикасы транспорт министрлыгы бу юл шәһәр читеннән үтәргә тиеш дип саный, инде аның проекты да эшләнеп бетеп килә. Министрлык юл төзелешен башкаручы оешмалар арасында тендер игълан итте. Яңа юл Чаллыны урап Түбән Кама шәһәренә якынрак урында салыначак, бу ике кала өчен дә...
-
Ике фестиваль бергә
Быел Чаллы үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Ә Татарстан республикасы оешуга 95 ел тула. Шул уңайдан төрле чаралар үткәрелә. 28 августта "КАМАЗ" мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Осталар шәһәре" дип исемләнгән халык иҗаты һәм гамәли сәнгать фестивале үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, ул моңа кадәр аерым үткәрелгән "Чаллы сувениры" һәм "Тере традиция" фестивальләрен...