16 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Табиб янында озак утырмаска
Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы авыруларны кабул итү вакытына нормативлар керткән. Әлегә кадәр андый вакыт чикләүләре булмады, һәр сырхауханәдә ул төрлечә иде. Яңа кагыйдәләр буенча, терапевт белән педиатр - 15 минут, офтальмолог - 14 минут, оториноларинголог - 16 минут, невролог белән акушер-гинеколог бер авыруны 22 минут карарга тиеш була. Хаста икенче...
-
“Болгар” бию ансамбленә – 25 ел
"Болгар" бию ансамбле оешуга 25 ел тулуга багышланган юбилей чаралары дәвам итә. Коллектив 7 октябрьдә "КАМАЗ" мәдәният сараенда бай эчтәлекле программа күрсәтә.
-
Акция дәвам итә
Бүген "Шатлык" яшьләр үзәге Үзәк районы башкарма комитеты белән берлектә "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында аз керемле гаиләләрдә яшәүче балалар өчен бәйрәм оештыра. Чарада катнашучыларны "Гран-При" эстрада вокалы студиясе артистлары концерты, аннары мәктәп темасына интеллектуаль уен көтә. Ахырдан һәр балага бүләк тапшырыла. Чара шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү...
-
Ана капиталын – беренчел кертемгә
Ана капиталы акчаларын ипотека буенча торак сатып алган вакытта беренчел кертемне түләү өчен тотып булачак. Хөкүмәтнең "Ана (гаилә) капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга тоту кагыйдәләре"нә үзгәрешләр кертү турындагы карары дүшәмбе көнне рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Май аенда Дәүләт Думасы ана капиталын балага өч яшь тулганны көтмичә, ипотека кредиты буенча...
-
Җылынабыз
Кичә шәһәр башкарма комитеты карары нигезендә, Чаллыда социаль объектларга - мәктәпләргә, балалар бакчаларына, сәламәтлек саклау учреждениеләренә, мәдәният һәм спорт сарайларына җылы бирә башладылар. Яр Чаллы җылылык челтәрләре директоры Айрат Зәйнуллин әйтүенчә, урамдагы һава температурасы 5 көн дәвамында +8 градустан ким торса, торак йортларга да җылы биреләчәк.