28 октябрь 2015 яңалыклары
-
Ура, каникуллар!
Мәктәп укучыларының көзге каникуллары 2 ноябрьдән башлана. Быел каникул көннәре республика буенча бер үк вакытка билгеләнгән. Икенче чирек 9 ноябрьдә башлана.
-
“Сәнгать төне”
Шәһәр тарихы музее, һәр елдагыча, быел да "Сәнгать төне" акциясендә катнаша. 3 ноябрьдә 16 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр сәнгать сөючеләр музейга бушлай керә ала. Чаллылыларны шәһәр тарихы белән танышудан тыш, мавыктыргыч чаралар, төрле сәнгать юнәлешләре буенча мастер-класслар көтә.
-
Ял итәбез
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, 4 һәм 6 ноябрь ял көннәре дип искәртә. Быел 3 һәм 5 ноябрь бәйрәм алды эш көне булып тора, аларның озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
-
Буйдакларны саныйлар
Республика ЗАГС идарәсе һәм Фәннәр академиясенең Гаилә үзәге яңа проект эшләгән. Авылларда яшәүче өйләнмәгән ир-атлар санын алу башлана. 18дән алып 60 яшькә кадәрле буйдак егетләргә анкета тутыртып, хыялларын һәм теләкләрен исәпкә алып, исемлек төзиячәкләр. Тикшеренүне Татарстанның 14 районында уздырачаклар.
-
Казань вновь готовится принять крупные международные соревнования
7 и 8 ноября 2015 года столица Татарстана станет мировым центром акробатического рок-н-ролла. Здесь пройдут Чемпионат Мира, а также Чемпионат и Первенство Европы по этому виду спорта. Право принять престижный турнир Казань получила после великолепной организации Кубка России в декабре 2014 года. Тогда, напомним, в столицу Татарстана приехали более 1000...
-
Балаң күп булса салым түләмисең
Күп балалы гаиләләр милек өчен салым түләмәячәк. Шәһәр Советы депутатлары шул хактагы карарны кабул итте. Әлеге яңалык балигъ булмаган 3 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә кагыла. Карар 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Ул сайлаучыларның күпсанлы сораулары нигезендә эшләнде.
-
7000нче сабый
Чаллыда 2015 ел башыннан 7000нче сабый туган. Ул - Алексей исемле малай, әти-әнисе Станислав һәм Ольга Карпачевлар. Соңгы вакытта шәһәребездә балалар туу күпкә арткан. Бу яшь гаиләләрнең яшәү шартлары яхшыру белән дә аңлатыла. Шул исәптән, ипотекага фатир алу да җиңеләйгән.
-
Шәһәрне авыл яшәтә
Көзге ярминкәләр шәһәрдә бәйрәм кебек уза. Халык та аны көтеп ала, кайсы районнан нинди азык-төлек алып киләсен белеп тора. Сәүдәнең һәр шимбә-якшәмбе көннәрендә уздырылуы үзе бер уңайлык тудыра. Ә инде сәүдә рәтләренең Сарман трактында һәм Шамил Усманов урамында тезелеп китүе тагы да яхшы, иркен дә, хәрәкәт итәргә дә җайлы.